Әлмәттә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» чарасы узачак
Чара 27 июньгә планлаштырылган.
27 июньдә «Кадрлар» милли проекты кысаларында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» чарасы узачак
Чара программасында:
- әйдәп баручы эш бирүчеләрне тәкъдир итү;
- компанияләр вәкилләре белән әңгәмәләр;
- гомумроссия вакансияләр банкына керү мөмкинлеге;
- төрле категориядәге гражданнар өчен махсуслаштырылган консультация зоналары.
Моннан тыш, ярминкә кысаларында мәгариф оешмалары презентацияләре, кирәкле белгечлекләр буенча мастер-класслар һәм карьера төзү буенча тренинглар белән һөнәрләр фестивале узачак.
Чара 9.00 сәгатьтә Герцен ур., 86 «А» адресы буенча «Россия эше»кадрлар үзәгендә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia