Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

«Без үзебез эшлибез» – Фарукшиннарның гаилә девизы

Пар канатлы, тулы гаилә булып бәхетле яшәр өчен берәүләр мәхәббәт, икенчеләр хөрмәт кирәк дияр. Мөнәздилә һәм Ракит Фарукшиннарның үз рецептлары бар.

Татар радиосы исә, бәхетле яшәр өчен ике генә нәрсә кирәк ди – яшәргә һәм бәхетле булырга. Бик акыллы фикер. Әйе, бәхетле яшәүнең төгәл рецепты юк, ул һәркемнең индивидуаль, һәркем аны үзенчә аңлый.

Халыкта «бәхетле картлык» дигән төшенчә дә бар. Гадәттә өлкәннәр, «Яшьлек ул ничек тә үтә, картлыгың бәхетле булсын», диләр. Шулайдыр. Тик ул бәхетле картлык үзеннән-үзе генә килеп керми шул. Аның өчен маңгай тиреңне генә түгел, җан тиреңне агызып, вакыты белән телеңне аркылы тешләп, елар чакта да сер бирмичә көлә белергә, сабыр савытын чайпалдырмый, түкми яши белергә кирәк. Шул вакытта гына бәхетле, тигез картлык ишек шакырга мөмкин.

Бу язманың геройлары гади генә хезмәт кешеләре – Мөнәздилә һәм Ракит Фарукшиннар. Алтмыш елдан артык бергә гомер итеп, балалар үстереп, булганына шөкер итеп, булмаганын җиткереп яшиләр. Эш урынымнан «явызларча файдаланып» авылдашларым турында язарга килене Рәхилә ханымнан килгән хат этәрде. Гадәттә әти-әниләре турында балалары, кайбер чакта «төче», артык «тәмле телле» киленнәре яза. Ләкин Рәхилә дә ул категория киленнәр рәтенә керми. Үзләре төсле тыйнак, артык күзгә-башка күренми, чын укытучыга хас сабыр итеп эшли, яши белә торган зат.

Рәхилә ханымның язмасын урнаштырганчы, башта үземнең фикерләремне языйм әле. Чөнки алар мине үткән балачагыма алып кайта торган кешеләр. Ни әйтсәң дә, Мөнәздилә апа кайчандыр безнең оч, безнең күрше кызы булган, икенчедән, гомере буе минем әни белән бергә эшләделәр. Шуңа да якын, кадерле алар миңа.

Алар икесе дә уңган-булган нәсел балалары. Авыл җирендә бит кемнең кем икәне, нишләгәне – барысы да уч төбендәге кебек ачык күренеп тора. Шуңа да алар турында «гел елмаеп, көлешеп кенә гомер иттеләр» дип язсам, артык ясалма, ялтыравык килеп чыгар иде. Бөтен хикмәт тә иңнәренә төшкән авырлыкны сабыр итеп күтәрә алуларында, бәхетне ун бармаклары белән, үз хәләл көчләре белән табуда, авыз тулы кара канны ятлар алдында төкерми яши белүләрендә һәм картлыкка тигез килеш, пар канатлы булып барып җитүләрендә.

Әгәр дә берәрсе «без көлешеп-елмаешып кына яшибез, шуңа күрә без бәхетле» дисәләр, ышанмагыз. Башында акылы булган кеше бертуктамый авыз ерып тормый. Хикмәт башкада.

«Ферма бит Мөнәздиләнең бакча башында гына. Шуңа күрә ул эштән туктый алмый» диделәр, уенын-чынын бергә кушып. Нигә эшкә барганын да, ничек эштән кайтканын да үзе белгәндер дә, бер Аллаһ белгәндер. Бу бит бизәнеп-ясанып, биек үкчә киеп бара торган эш түгел иде. Әле бит сыер савуның машинага көйләнгәненә әллә ни күп түгел. Моңа кадәр барысы да кул хезмәте белән башкарылды. Кайгы-хәсрәтләрне, шатлык-куанычларны, күз яшьләрен шул маллар күрде, җанны ярып чыккан моңны инеш буендагы таллар, зирекләр, тау итәгендәге чишмәләр ишетте. Шатлык-куанычларына, бәхетле мизгелләренә дә шул урманнар, инеш, чишмә буйлары, балалары, якыннары шаһит булды.

Ракит абый да тормышның ачысын-төчесен аз күрмәде. Гомере буе эштән бушамады, шактый кырыс, үзенчәлекле кеше ул. Гомере буе авыр эш, физик хезмәт. Ә тигез картаю, бер-береңә терәк булу бу фани дөньяда бик кирәк. Ни әйтсәң дә, бергәләп бәхеткә юл ярып бару күпкә җиңелрәк.

 

Вакыйгаларга бай гомер юлы

Әти - Ракит Миннехәер улы Фарукшин 1938 елның 10 октябрендә Кичүчат авылының күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Үз чоры кешеләре кебек үк тормыш йөге аның да җилкәсенә төшә. Тормыш авыр булса да, яшьлек үзенекен итә, яшьләр күңел ачарга да вакыт табалар. Оста итеп гармунда уйный, клубта җыелган егетләр-кызлар ул уйнаган көйләргә матур итеп җырлаганнар да, биегәннәр дә. Шундый матур кичәләрнең берсендә Өчиленең уңган кызы Мөнәздиләгә күзе төшә. Егет тә кызга ошый һәм алар очрашып йөри башлыйлар.

1963 елның 23 маенда алар уртак тормыш корып җибәрәләр. Тормышның беренче елын алар әтинең туганнары белән яшиләр. 1964 елда үз көчләре белән яңа өй салып чыгалар. Әти гомере буе «Елховнефть» идарәсендә башта оператор, аннары тракторчы булып эшләп ялга чыкты. Тырышлык ягыннан әни дә әтидән калышмый, 48 ел фермада сыер сава. Шушы тырыш хезмәте өчен хөкүмәтебез аңа «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирде һәм медаль белән бүләкләде.

Аларның тормыш юллары төрле вакыйгаларга бай була. Бер-бер артлы ике кызлары, күп тә үтми малайлары туа. Кызлар үсеп җиткәч, тормышларын шәһәр белән бәйлиләр, кияүгә чыгалар, балалар үстерәләр. Фәния апа гомер буе Түбән Кама шәһәрендә ял базасы җитәкчесе булып, Рәйсә Әлмәт шәһәрендә заводта эшлиләр. Малайлары Равил – ирем авылда әти-әни янында кала. Гомер буе авыл хуҗалыгында эретеп ябыштыручы булып эшли. Үзем озак еллар Кичүчат мәктәбендә балаларга белем бирәм. Авылны яратабыз, аннан китеп кайдадыр яшәү турында уйның башка да кергәне булмады.

Әби белән бабайны сөендереп оныклар, бер-бер артлы оныкчыклар туды. Бүген аларның 6 оныклары, 7 оныкчыклары бар. Әби белән бабайны сөендереп гадәт буенча аларның туган көннәрендә бөтен гаилә бергә җыела. «25 булабыз барыбыз бергә!» – ди әни. Өлкән яшьтә булсалар да, алар тик тора белмиләр. Сиксәнне узса да, әни оста итеп токмач кисеп ашын пешерә, тәмле бәлешен салып балаларын каршы ала. Әле 62 яшенә кадәр сыер сауды.

«Аллаһка шөкер, балаларыбыз лаеклы, хезмәт сөючән булып үстеләр, олыларны олы, кечеләрне кече итә беләләр,» – дип горурланып сөйлиләр алар үз балалары турында.

Фарукшиннар нинди генә эшкә тотынсалар да, үз куллары белән тырышып башкаралар. Бу гаиләдә «Мин моны белмим» дигән кеше юк. Әтигә 87 яшь булса да, пычкысын тотып чыга, Равил эретеп ябыштыру җайланмасын эшкә җигә, оныклары Айдарга электр эшләрен тапшыралар, ул аның остасы.

«Без үзебез эшлибез» – Фарукшиннарның гаилә девизы. Шулай бергә, тигез гомер итүләрен телим мин аларның. Аларның булулары безнең өчен зур терәк. Алар исән чакта без әле һаман да балалар.

Киленнәре

Рәхилә Фарукшина

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса