Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ярдәм янәшәме соң?

Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләребез мораль ярдәмгә генә түгел, ә матди ярдәмгә дә мохтаҗ.

Безнең өстебез бөтен, тамагыбыз тук булу белән генә аларның хәлләре җиңеләйми.

Сүз дә юк, һәркемнең үз эше, үз мәшәкате. Ләкин бит тормышта «кирәк» дигән сүз дә бар. Бер генә минутка һәркем үзен шул егетләр урынына куеп карасын иде. Шаулап-гөрләп бәйрәмнәр узды, дүртәр көн ял иттек. Кемдер, юк мин эшләдем, дияр. Килешәм. Тик без эштән соң булса да ял иттек. Берәүләр су коенды, шашлык кыздырды. Икенчеләр бакчасында эшләп арыганнан соң, мунча ягып керде, бәлеш пешерде. Кояш кыздырса, күләгәгә качты, яңгыр яуганда ышыкка керделәр. Эш атнасыннан соң ял көннәрен көтәбез, җәйге ялны саныйбыз. Ә анда?

Анда бит боларның берсе дә юк, җәмәгать. Шашлыгы да, бәлеше дә юк. Юешләнсәләр дә, кояш кыздырганда да күп вакыт ачык һавада, әрем ышыгы да булмаган япан кырда яталар. Күп очракта ирен чылатырга да сулары булмый. Тик алардан һәрвакыт «Минем бар да әйбәт. Минем өчен борчылмагыз» дигән сүзләрне генә ишетәбез. Гәрчә... Әйе, сүз дә юк, ярдәм итү һәркемнең күңел таләбе, намус эше. Инде күпләр арып та киткәннәрдер. Ләкин ватсапта, контактта утыра торган 1-2 сәгать вакытыгызны шул егетләргә ярдәм итәргә багышласагыз, җаныгыз, күңелегез тынычлык табар, эчке бер рәхәтлек кичерер идегез. Юк, аларга күп кирәкми дип әйтә алмыйм. Аларга күп кирәк. Саклагыч челтәрләр дә, ризык та, башкасы да. Ләкин бит ул «күп» - «Ил төкерсә күл була»дан җыела. Һәркем аз гына ярдәм итсә дә, бергә кушкач, бергә җыелгач шактый була. Мин андагы егетләргә райондашларның, авылдашларның эш вакытында төшкән фотоларын җибәрәм. Алар шуның кадәр рәхмәтле сезнең җибәргән күчтәнәчләргә дә, ярдәмегезгә дә. Бигрәк тә саклагыч челтәрләрне «кирәк» димиләр, ә «бик кирәк» диләр.

Безнең халкыбыз гомер-гомергә авыр вакытта бер-беренә ярдәм иткән. Сезнең дә бит улларыгыз, кияүләрегез, абый-энеләрегез бардыр. Җаныгызда әниләр хисе, тамырларыгызда әниләргә хас кызгану, ярату каны агадыр хатын-кызларыбызда. Аталык хисе, улларыгызның нәсел дәвамчылары булып исән-имин яшәүләрен сез дә бик телисездер. Йоклаган шул хисләрегезне уятыгыз әле, зинһар. Синең балаң, синең туганың ут эчендә булмасын дип, ул егетләр шунда бит бүгенге көндә. Мобилизация беләнме, контракт төзеп киткәнме, ләкин бит ул анда. Синеке анда булмаган өчен ул анда! Язмышына, тәкъдиренә сугыш ачысы язганга күрә анда. Ул хәл минем капканы да килеп какмас дип беркем дә өзеп әйтә алмый. Азрак шул хакта уйларга кирәк. Кемнәндер, нәрсәдер көтеп тору мәгънәсезлек. Уллары, ирләре сугыш кырында булган кешеләрдән сорагыз әле: аларның көннәре нәрсә уйлап үтә дә, төннәрен ничек йоклыйлар икән? Безнең күбебез ватсапта, контактта эт-мәче «проблемаларын хәл итеп» утырганда, «Балам элемтәгә чыктымы? Ватсапка кердеме икән? Исәнме икән?» дип яшәүче ата-аналарны ешрак искә төшерергә кирәктер, бәлки. Бәлки шул чакта ярдәм кулы сузучылар күбәер. Бүген күбесенең оныклары авылда әби-бабай янында кунак булып, җәйге ялга кайттылар. Алар да бу эшкә кушыла алалар. Безнең әби-бабайлар 8-9 яшендә көтү көткәннәр, сугыш вакытында колхозда эшләгәннәр. «Барысы да фронт өчен!», «Барысы да Җиңү өчен!» дип тырышканнар. Оныкларыгыз белән бергә килеп булышсагыз, күмәк эшнең, изге гамәлнең нәрсә икәнен белерләр иде. Хезмәт тәрбиясе булыр иде. Башка чигешле түбәтәй, озын күлмәк, калфак кию, матур итеп яулык ябу гына Аллаһ каршындагы бурычыбызны капламый. Алдан изге гамәлебез барсын.

 

Саклагыч челтәрләр, токмач, сохарилар, башка төр азык-төлек, тәм-том, эчке киемнәр – барысы да кирәк. Сүздән эшкә күчеп, ярдәм кулыбызны сузыйк әле, җәмәгать. Йөрәкләргә мүк үсмәгән ләбаса. «Ил төкерсә, күл була», ди бит халык.

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса