Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Лагерьга баручыларга киңәшләр

Лагерьга бару – ул бала өчен гадәти ял гына түгел, тормыш мәктәбе дә булып тора.

Җәйге каникулларның иң кызган мәлендә күп кенә балалар лагерьга юл ала. Биредә бала аралашырга, командада эшләргә өйрәнә, яңа дуслар таба. Баланы беренче тапкыр лагерьга җибәрүче әти-әниләр нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш? Әлеге уңайдан Роспотребнадзор белгечләре үзләренең киңәшләрен биреп узды. Алар иң беренче чиратта шәхси гигиена чараларына кагылышлы аңлатма бирделәр. 
– Мунчала, сөлге, теш щеткасы, тарак – һәркемнең үзенеке булырга тиеш. Баланың сумкасына кәгазь кулъяулык һәм дымлы тастымаллар кую да зарар итмәс. Лагерьда бер смена гадәттә 21 көнгә сузыла. Шунлыктан кием-салым хәстәрләүгә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Балалар пычранырга, юешләнергә мөмкин. Шуңа күрә дә кием запас белән булса – бик яхшы. Әгәр бала диңгез буена лагерьга бара икән, кояштан саклаучы берничә кием салыгыз, ачык төстәге баш киеме турында да онытырга ярамый. Эчке киемне сменадагы көннәр саныннан чыгып исәпләгез. Ябык аяк киеме (кроссовкалар, кедалар) һәм ачык аяк киеме кирәк булачак. Иң мөһиме – алар уңайлы булырга һәм үлчәме буенча туры килергә тиеш. Әгәр лагерьда урманга походлар планлаштырыла икән, 
резин итекләр дә кирәк булачак.
Бала кабул итә торган һәм үзе белән алачак мәҗбүри дарулар турында лагерь вожатыйларын һәм медицина хезмәткәрләрен алдан кисәтү сорала. Кояштан һәм бөҗәкләрдән саклану чаралары турында да онытырга ярамый. 
Әгәр лагерьда телефоннар куллану рөхсәт ителгән икән, мобиль элемтәнең түләнгән булуына инаныгыз һәм зарядка җайланмасын да баланың сумкасына салып куярга онытмагыз. Балагыз юлга чыгып китәр алдыннан аның белән бергәләп тагын бер кат шәхси гигиена кагыйдәләрен һәм төп куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлап чыгарга иренмәгез. Балага ашар алдыннан, йөреп кайтканнан соң кулларын сабын белән юарга кирәклеге турында искәртергә кирәк. Талпаннар һәм башка бөҗәкләр булу – булмавына үзеңне ничек карарга, урманга яки басуга барганда нинди кием кияргә кирәклеге турында сөйләшү дә зыян итмәс. Җәйге ялларыгыз күңелле һәм хәвефсез узсын өчен әлеге кагыйдәләрне истә калдыру һәм төгәл үтәү зарур, – дип басым ясый белгечләр.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса