Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Мәрхәбәттәй хәбәр иткән малай

Батырларны да без ерактан эзлибез. Алар бездән читтә, бик еракларда үсәдер кебек. Юк, батырлар алар яныбызда гына.

Чәчәкле язны җиләкле җәй алыштырды. Җәй артыннан аллы-гөлле төсләре, амбарларны тутырырлык байлыгы белән алтын көз чиратка басты. Әлегә... әлегә җәй. Җәйнең соңгы көннәре. Кояшлы. Чәчәкле. Җиләк-җимешле җәйнең соңгы көннәре.
Өйдәге тавык чүпләп бе-термәслек вак-төяк эшләрне төгәлләп, урман-сәхрә-ләрне бер урап кайтырга дип инә-кәй белән соң гына өйдән чыгып киттек. Урманга барып җиткәч, сөрелгән җирләрне узып, урман кырына гына утырдык. «И-и-и-и, дөньяның матурлыгы, күк йөзенең чисталыгы», – дип чалкан ятмакчы идем, чикләвек куаклары астына гына утырганбыз икән бит. Йодрык-йодрык чикләвек кишәнкәләре безнең башыбызга төшәм-төшәм дип тора. Сикереп торып, куакларны ия башладым. Без «эһ» дигәнче ике-өч куактан әллә никадәрле чикләвек җыеп та алдык. Чикләвекккә килүчеләр ераккарак, һаман эчкәрәк үтеп киткәннәр. Ә монда, урман авызында гына нинди байлык  хуҗаларын көтеп торган.
Башкарган эшләрен, тормышларын кешеләргә булган мөнәсәбәтләрен җыр-ларга салып җырлардай, каһарманнарыбыз янәшәдә генә. Алар күзгә бәрелеп тә тормыйлар. Батырлыклары турында мактанып та йөрмиләр. Эшлиләр, балалар үстерәләр. Булганына сөенеп, җирне, тирә-як тормышны тагын да матуррак, баерак итәргә тырышып яшиләр. 
Егерменче гасыр башында Әлмәт районы Нәдер авылыннан ун гаилә, җайга салынган тормышларын ташлап, яңа урынга, Ютазы районына күчеп китәләр. Шунда, соңрак җырларга кушып җырланасы авылга, Алма-Атага нигез салалар. Күченүчеләр арасында Әкълимә белән Хәйретдин Сабитовлар да була. Аларның 1910 елда Оркыя исемле кызлары, 1915 елда Гәрәфетдин дигән уллары Нәдер авылында туа. Алма-Атада яши башлагач гаилә тагын арта. 1921 елда Зәйнәб, 1925 елда Сорур дигән кызлары һәм 1930 елда Кәүсәр дигән уллары дөньяга килә.
1935 елда Гәрәфетдин хисапчылар курсында укып кайтып, күмәк хуҗалыкның хисапчысы булып эшли башлый. Өйләнә. Гаилә корып, матур гына яши башлагач аны солдат хезмәтенә алалар. Ә аңа кадәр ул Бөгелмәгә чыгып киткәч, 1940 елның 3 февралендә, Гәрәфетдиннең беренче баласы Нәсих дөньяга аваз сала. Улы туганын хәбәр итәргә күрше Мәрхәбә апалары Бөгелмәгә бара. Автобусларга төялгән булачак солдатлар арасындагы Гәрәфетдингә күрше апа «улың туды» дип, сөенче алырга өлгерә.
Бу бәхетле минутларында Гәрәфетдин тагын бер елдан Бөек Ватан сугышы башланасын да, үзенең Украина, Польша, Германия җирләрендәге концлагерьларда әсир булып, никадәр кимсетү-җәберләүләр күрәсен дә, өзлексез кыйналулардан саңгырау каласын да белми әле. 
Нәсих Гәрәфетдин улы Хәйретдинов – нәкъ менә шул күршеләре Мәрхәбәттәй хәбәр иткән малай. Туып кына калган бала, әтисе кайтканда зур егет, алты яшен тутырып килә торган, әнисенең уң кулы, терәге булып үсеп җитә. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхозның тавык фермасында эшләгән әнисен курыкмыйча тәрәзә-дән карап, көтеп утырган батыр малай, сиксәненче елларга танылган нефтьче булып үсеп җитә. Эшкә уңган, тыйнак батырның күкрәген орден-медальләр бизи.  
Нәсих Хәйретдинов ул төзүче, оператор, мактаулы нефтьче. Ленин ордены (1986), «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены кавалеры (1977). «Мактау Билгесе» (1974) белән бүләкләнә.   
Нәсих Гәрәф улы Хәй-ретдинов Х.Х. Якупов, Д.К. Зимин, В.Г.Антонова кебек танылган нефтьчеләр белән иңгә-иң эшли. Тырыш, фидакарь. Булсынга эшләүче, гадел буын. Цех начальнигы Ф.Ф. Җәләев Нәсих Гарәфович турында: «Нәсих Гәрәфович ул гади эшче генә түгел, үз эшенең фанаты. Бирелгән эшне җиренә җиткереп, башкарып чыкмыйча ул ашамый, эчми, йокламый да. Менә шундый фидакарь», - дип әйтә торган була.

Шулар өстенә грамоталы рационализатор. Яшьләргә үрнәк һәм остаз. Эш шартларын яхшырту буенча бик күп тәкъдимнәр авторы. Аның хезмәт кенәгәсендә бүләкләү турында гына да 42 язу бар. Һәрдаим рәсеме Мактау тактасында була. Сигез тапкыр «Социалистик ярыш җиңүчесе» дигән билге белән бүләкләнә. «Тугызынчы бишьеллык ударнигы», «Унберенче бишьеллык ударнигы». Үрнәк гаилә башлыгы. Тугры тормыш иптәше. Хатыны Фәниягә ныклы терәк. Өч баласы, күпсанлы оныкларына үрнәк әти һәм үрнәк бабай.
 
Илүсә Нәбиуллина, язучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса