Хәйриячелек – күңел эше
Хәйриячелек белән шөгыльләнү диюгә, күп кеше үз бизнесы булган кешенең авыл Сабантуен үткәрүдә акчалата яки бүләк биреп ярдәм итүен күз алдына китерә.
Ике авылга – гомер иткән авылы Кичүчатка һәм кендек каны тамган Мәмәт авылына ярдәм күрсәтеп яши ул. Хикмәт акчасы артыктан, күплектән түгел, күңеле, акылы, җаны, дине кушканга. Кичүчат авылы имамы Мисгать хәзрәт Садриев авыл халкы өчен дини йолаларны, тәртипләрне оештырып йөрүче генә түгел, ә акыллы киңәшче, оста оештыручы, хәйрияче буларак та билгеле.
Кешенең күңелендә булмаса, никадәр генә бай булмасын, аның үзеннән артмый. Гомумән, хәйриячелек дигән сүзнең төшенчәсен Мисгать хәзрәт бик киң итеп күрә. Әйе, сорап, гозере төшеп килүчегә, яки елга бер тапкыр үтә торган Сабантуйны оештыруда ярдәм күрсәтү генә, әлеге мәгънәне бик тар кысага куып кертү булыр иде.
Өмә – хәйриячелекнең нигезе
Хәйриячелек, ул беренче чиратта кешенең күңел хәләте. Татар халкында элек-электән хәер-сәдака бирү тәртибе яшәп килгән. Кешеләргә комачаулап торган юлдагы бер ташны читкә алып ташлау да сәдакадан санала. Имам буларак та, иктисад гыйлеменә ия кеше буларак та, Мисгать хәзрәт алга карап эш итә торган шәхес. Бөтен бай кеше дә хәйрияче булмый. «Бай кеше саран була. Шуңа күрә баеган бит инде» дип шаярта ул. Ә аңарга каян килгән соң бу сыйфат?
– Совет тәрбиясе инде, –дип көлеп куйды ул. – Кеше бит бер үзе генә яши алмый. Ул һәрвакыт социумда яши. Элек өмәләр бар иде. Капка ясаттык – өмә булды. Кемнәрдер безгә килә, әти кемнәргәдер бара. Бура күтәрү, такта яру һ.б.Авылларда бик көчле иде өмәләр, – диде.
Әйе, өмә бит ул бер эшне башкарганда ярдәм кулың-ны сузу, булышу. Зур эшне күмәкләп күтәрү. Бүген «Хәйриячелек» дигән матур сүз белән аталучы гамәлнең асылында да әнә шул ярдәм итү ята.
Ә ярдәмгә мохтаҗ булу аңа таныш. Мисгать хәзрәткә унбиш, кече энеләре Ришатка биш кенә яшь була әтиләре Әүхәди абзый авырып үлеп киткәндә. Унсигез яшенә кадәр больницаларда йөреп, техникумда үзеннән 3 яшькә кечерәкләр белән укырга туры килә. Әйе, ул көннәрдә «Эх, әти булса» дип әз уйламагандыр.
Язмыш сынауларын үз җилкәсендә татыган Мисгать Садриев шуңа да бүген кулыннан килгән ярдәмне авылдашларыннан кызганмый.
Әтидән калган байлык белән күтәрелгән кеше түгел ул. Барысын да акылы, тырышлыгы, үҗәтлеге белән булдырган. Аңа акчаны санамыйча гына беркем дә капчыклап китереп бирми. Тирән белемле, җор телле, тапкыр сүзле хәзрәт һәрвакыт хикмәт белән эш йөртә. Үзенә гозер белән килгәннәргә дә, бәла-каза килеп, ярдәмгә мохтаҗ авылдашларга да һәрвакыт игътибарлы. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, хәзрәт шактый еллар инде хәйрия ярдәме күрсәтеп, Кичүчат авылы мәчетенә 15 данә газетага яздыра.
Сүз дә юк, кешегә нидер бирер хәлгә килгәнче, башта үз гаиләңне, аннан туганнарыңны кайгыртырга, булышырга кирәк.
Ул шулай эшли. Бүген инде аның туганнары да, Аллага шөкер, үзләре башкаларга ярдәм кулы суза.
Сабантуй, авылдагы төрле мәдәни чаралар, мәктәп, мәдрәсә, мәчеткә ярдәм итү – боларның бик күп өлеше Мисгать хәзрәт ярдәме белән башкарыла. Авыл халы хөрмәт итә, сүзенә, киңәшенә колак сала. «Биргән – бигә яраган, бирмәгән кемгә яраган» дигән мәкаль дә бар халкыбызда. Ләкин бирә белүнең, ярдәм итүнең дә үз җае, тәртибе, хокукый кануны, намус, вөҗдан таләбе дигәне дә бар. Ярдәмне дә ихластан күңеле кушканга, Аллаһының ризалыгы өчен эшли. Акыл куәсе тирән, масштаблы фикерләү сәләте көчле аның. Булган байлыкны, акча-финанс мәсьәләләрен дөрес файдалана белә.
Иман йорты –
ярдәм урыны
Илебездә вәзгыять үзгәреп, махсус хәрби операция башлангач, Мисгать хәзрәт тормыш иптәше Зөбәрҗәт апа белән андагы егетләребезгә гуманитар ярдәм оештыру эшен билгеле бер системага сала, финанс ягын кайгырта. Мәдәният йортында башланып киткән эш, тиз арада мәдрәсә бинасына күчә. Хәйриячелек, изге гамәл өчен иман дәресләре бирә торган җир – иң отышлы, уңайлы урын. Чөнки хәрбиләребезгә күрсәтелә торган ярдәм догасыз, җан җылысыз була алмый. Монда челтәр дә үрәләр, сохари да киптерәләр, токмач та кисәләр, урын-җир кирәк- яраклары да әзерлиләр, тегәләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Күрсәтелә торган ярдәмнең төрен санап бе-терә торган түгел. Әле бит ул эшләгән, җыйган ярдәмне тиешле ноктасына илтеп тапшырырга, кирәк чималны алып кайтырга, аларны урнаштыру өчен савытлар, тартмалар табарга, булган товарны дөрес итеп сакларга да кирәк. Бу өлкәдә Мисгать хәзрәтнең оештыру осталыгы, тырышлыгы, төгәллеге бик күпләр өчен, шул исәптән башка авыл имамнары, волонтерлар өчен үрнәк булып тора. Боларның барысы да шактый чыгым таләп итә. Ләкин ул чыгымнарны ашаган түгел, тураган кеше генә белә.
Хәзрәт үзе турында артык сөйләргә яратмый. МХО гуманитар ярдәмнәре турында сүз кузгаткач та, ул андагы ханымнарны мактаудан башлады. Әйе, эшне ул шулай итеп көйләгән, авыл халкы нинди дә булса ярдәм итүне үз бурычы итеп саный. Шуңа да кемдер финанс белән, кемдер хезмәте-эше белән, икенчеләре материаль яктан ярдәм итә. Бу урында Мисгать хәзрәтнең тагын бер бик тә үзенчәлекле һәм кирәкле сыйфатын әйтеп үтми мөм-кин түгел – хикмәт белән эшли һәм сөйләшә белүе. Хәрбиләргә ярдәм итү өчен ул авылдашларын үзенә кунакка дәшкән кебек итеп чакыра. Бәлеш тә салдыра, пылавын да пешертә, бүләген дә бирә... Ул шулкадәр дипломатик эш итә, аңа «юк» дип әйтергә ояласың.
«Сам» макталсын өчен «зам»ның яхшы булуы кирәк», – дип әйтә иде Клара Булатова. Зөбәрҗәт ханым тормыш иптәше, хатын гына түгел, нәкъ менә шундый «зам» да. «Абыстайда оештыру сәләте минекеннән дә көчлерәк. Кызлар белән ул эш итә», – ди хәзрәт. Юк, ул икесе бер булганга көчле дияр идем мин. Кемнәргәдер хәйриячелек ярдәме күрсәтү өчен кесәңне генә түгел, ә йөрәгеңне ачып салырга, күңелеңне бирергә кирәк. Хәйриячелек ул күңел эше, җан таләбе. Ул шуны тоеп эш итә.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia