Әлмәттә «Өлкән буын» федераль проекты чаралары гамәлгә ашырыла
364 артык әлмәтле медицина тикшерүе узган инде.
«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансеризация һәм аерым социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен өстәмә тикшерүләр үткәрү максатларында медицина оешмаларына илтүне дәвам итә.
23нче майга 364 кеше китерелгән. Авыл җирендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар диспансеризация, вакцинация, кисәтү медицина тикшерүе узарга, тиешле анализлар тапшырырга һәм белемле медицина ярдәме һәм консультация алырга мөмкинлекне рәхмәт белдереп кабул итәләр.
Шулай ук социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм вакытында күрсәтелүен тикшереп тору чараларын гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре тарафыннан өй шартларында социаль хезмәткәрләрне тикшерү дәвам итә.
Фото: «Опека»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia