Әлмәттә Колачевлар алтын туйларын бәйрәм итте
Ир белән хатынның исемнәре никах юбилярлары елъязмасына язылды һәм юбилярларның мактау китабына имзалар белән мәңгеләштерелде.
Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә 50 ел бергә яшәгән алтын туй юбилярлары Геннадий Федорович һәм Любовь Семеновна Калачевларны котладылар. Геннадий Федорович 1952 елның 02 августында Чистай районының Елантово авылында туа, Любовь Семеновна 1954 елның 16 ноябрендә Әлмәт шәһәрендә туа. 1974 елның 1 маенда дусты Люба кич кунакка чакыра. Шунда яшьләрне таныштыралар. Икенче көнне кичен Геннадий Любаны күрешергә чакыра һәм ромашкалар төшерелгән матур күлмәктән күреп гашыйк була, аның үз мәхәббәте икәнен берсүзсез аңлый. 1975 елның 23 маенда туй була. Бәхетле никахтан ике сөйкемле кыз туа, Екатерина һәм Марина. Геннадий Федорович 45 ел нефть сәнәгатендә эшләгән (ЦДНГ мастеры), «Почетлы нефтьче» исеменә лаек булган, медальләр белән бүләкләнгән, хезмәт ветераны. Любовь Семеновна 34 ел бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең тегү цехында эшләгән, грамота һәм медаль белән бүләкләнгән, хезмәт ветераны. Хәзер Калачевлар гаиләсе лаеклы ялда оныкларын тәрбияләргә ярдәм итә. 5 оныклары бар. Традиция буенча ир белән хатынның исемнәре никах юбилярлары елъязмасына язылды һәм юбилярларның мактау китабына имзалар белән мәңгеләштерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia