Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Сабыр төбе - сары алтын

Тормыш юлын узганда яныңда ныклы терәк булса, авырлыкларны күтәрүе күпкә җиңелрәк, яшәве дә күңеллерәк.

 

Тормыш юлын узганда яныңда ныклы терәк булса, авырлыкларны күтәрүе күпкә җиңелрәк, яшәве дә күңеллерәк.

Сөләй авылында яшәүче Атлас абый белән Сәмига апа Әхбәровлар әнә шулай алтмыш өч ел бер җан, бер сулыш булып тату гомер кичерәләр.

Сәмига апа үзе Урсалабаш авылында туып үскән. Сугыш чорының ачысын-төчесен үз җилкәсендә шактый татырга туры килгән аңа.

– Әти сугышка китеп бер хәбәрсез югалды. Без өч бала алай иркәләнеп булмаса да, әни кочагында үстек. Әбиләр иртә таңнан уракка китәләр, без аларны кичен генә күрә идек. Әле дә хәтердә, уракларын җилкәләренә асып, алъяпкычларына аз гына бодай салып, кулларына бер телем икмәк тотып кайтып керәләр. Без бала-чага аларга каршы йөгерәбез – тизрәк ипи ашыйсыбыз килә. Мәктәптә җиде классны тәмамлау белән, фермага эшкә кердем. Ике ел сарык фермасында эшләдем, көтү көттем, аннан сыер саудым. Яхшы эшләдем, Мактау кәгазъләрем байтак. Әлмәткә җыелышларга йөрттеләр, барган сан дүртәр метр штапель материал тоттырып җибәрәләр, ашханәдә ашаталар. Гомерем буе фермада хезмәт куйдым, бары тик соңгы 10 елда гына хөкүмәттә эшләргә өлгердем. “Сөләйнефть” идарәсенең дүртенче промыселында эшләдем. Сөләй авылына 1962 елны килен булып төштем. Атлас белән ике бала үстердек. Малаем техникум, кызым институт бетерде, укытучы булды, кияүгә чыкты, тик, кызганыч, гомере генә озын булмады – 25 яшендә авырып, үлеп китте. Мин үзем нужаны бик күп күрдем инде. Без монда йортта бик күп кеше - үлгән әнинең, үги кайнаның балалары. Үзебезчә бик тырыштык, бик күп маллар асрадык. Әле биек лапасларны күптән түгел генә сүттек менә. Хәзер тавык кына тотабыз. Ходай сабырлыкны өеп бирде. Безне балачактан эчерек бәрәңге, үлән яшәтте, шуларны ашап исән калдык. Җиде яшьлек сеңлем шул язгы бодайны ашап, чирләде, мәрхүм булды. Без күргәннәрне Ходай кабаттан беркемгә дә күрсәтмәсен инде. Аллаһы Тәгалә безгә озын гомер бирде – икебезгә дә 88 яшь бит, - дип хатирәләр дөньясына чумды Сәмига апа. Аның истәлекләрен Атлас абый дәвам итте.

- Мин 1937 елның 9 маенда тудым. Без – сугыш чоры балалары. Әтием фронтка китте. Йортта дүрт бала калдык. Әле Ленинград блокадасыннан ике бала белән апа кайтып төште. Авылда бер аксак бабай бар иде. Әниебез шуның белән бергә Бөгелмәгә ипи ташый. Шунда әнине өенә солы алып кайткан дип нахакка гаепләп, Уфа төрмәсенә утырттылар. Шулай итеп без йорт тулы бала-чага ятим булып утырып калдык. Авырлыкларны сөйләп кенә бетерә торган түгел. 1946 ел азагында сугыштан әти кайтты. Ул японнарны җиңеп, Кореяга кадәр барып җиттем дип сөйләгәне әле дә истә.

Әти өйләнде, безне Хөсникамал исемле үги әни тәрбияләде. 14 яшемдә көтү көтеп йөри башладым, 1953 елда колхозда эшләдем, аннары Лениногорскига барып ФЗУга укырга кердем. Аннан безнең төркемне Ерак Көнчыгышка алып киттеләр. Шулай итеп Хабаровскида ике ел эшләргә туры килде. Аннан инде армиядә хезмәт иттем. Армиядән кайткач Әлмәттә ШБК да укып, электрик-оператор һөнәрен үзләштердем. Аннан инде «Сөләйнефть» идарәсендә хезмәт куйдым. Көндез эшлим, кичен Мактамага тракторчылыкка укырга барам. 1964 елда тракторга утырган идем, шуннан пенсиягә дә киттем.

Сәмига белән танышу тарихы бик кызык булды инде ул. Дөресен әйткәндә Урсалабашның кайда икәнен дә белми идем әле мин, чөнки авылда тормадым, я укыдым, я эшләдем. Күрше егете электрик булып эшли иде, шуңа ияреп Урсалабаштагы фермага ут кертергә дип ияреп бардым. Сәмига белән шунда күрештек, ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнешеп тә куйдык. Аллага шөкер, тормышларны бергә алып бардык. Мин аңа бик рәхмәтлемен, - диде Атлас абый һәм Сәмига апага елмаюлы карашын бүләк итте. Мин инде әлеге карашта аларның арасында булган җылы, мәхәббәт тулы мөнәсәбәтләрнең ни дәрәҗәдә ныклы булуын сизеп тиз арада фотосурәт тә төшереп алдым. Дөрес икән, кеше картаеп, маңгайлары сырланса да, йөрәге барыбер яшь кала. Атлас абыйга һәм Сәмига апага алга таба да озак еллар шулай тигез, матур яшәргә язсын дигән теләкләремне юлладым.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса