Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районыннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк барып җитте

Махсус хәрби операция уздыру зонасына безнең 1232 нче, 1234 нче, 430 нчы полк сугышчылары өчен чираттагы гуманитар йөкне илттеләр.


 

Хәрби хезмәткәрләргә Әлмәт районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк китерелде.

Махсус хәрби операция уздыру зонасына безнең 1232 нче, 1234 нче, 430 нчы полк сугышчылары өчен чираттагы гуманитар йөкне илттеләр.

Бу юлы гуманитар ярдәм составында - квадроцикллар, заманча элемтә чаралары, кулдан ясалган мичләр, дроннар, рацияләр, радиоэлектрон көрәш системасы, шулай ук беренче кирәкле әйберләр, медикаментлар һәм эчке киемнәр.

Хәрбиләр Әлмәтнең ярдәмен тоюларын билгеләп үтә. Сөйләшү вакытында сугышчыларга аларның гаиләләре игътибарсыз калмый, дип искә төшерделәр. Барлык туганнарга һәм якыннарга кирәк булганда ярдәм күрсәтелә.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә махсус хәрби оперциядә катнашучыларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтүче гуманитар ярдәм штабы эшен дәвам итә. Ярдәм алу өчен 8 (8553) 26-01-01 телефоны буенча 08:00-17:00 сәгатьләрдә  шалтыратырга мөмкин.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса