Бергә гомергә
Арабызда бер-берсенең кадерен белеп, күңел төшенкелегенә бирелмичә, тормыштан ямь-тәм табып яшәгән кешеләрнең булуы куандыра.
Арабызда бер-берсенең кадерен белеп, күңел төшенкелегенә бирелмичә, тормыштан ямь-тәм табып яшәгән кешеләрнең булуы куандыра.
Шушы көннәрдә миңа Шарлама авылында гомер кичерүче Шәйхетдиновлар гаиләсендә кунакта булып кайтырга туры килде.
Әнәс абыйның һәм Гөлгенә апаның бергә гомер кичерүләренә быел 56 ел тула. Әлеге күркәм кешеләрне авылда барысы да белә, һәрберсе хөрмәт итә. Гаиләнең ышанычлы тоткасы - Әнәс абый Шарлама авылында 1944 елны дөньяга килгән. Сөләй мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлаганнан соң Кәшер урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Унынчы сыйныфтан соң нефть оешмасында оператор, аннан соң шофер булып эшли.
- Алга таба укырга җай булмады, чөнки әти чирләштереп тора иде. Ул вакытта газ юк, урман кисәргә кирәк. Башта утын белән, аннан печән белән маташасың. Эшнең иге-чиге юк инде. Җай чыгып, Әлмәтнең төзелеш техникумына укырга кердем, аны уңышлы гына тәмамладым. Аннан соң механик булып эшләдем. Соңыннан мине колонна начальнигы итеп куйдылар. Пенсия яше җиткәч машинист булып күчтем һәм алтмыш яшькә кадәр шунда эшләдем. Аллага шөкер, фатир бүлеп бирделәр. Шулай егерме җиде еллап Җәлилдә яшәдек. 2003 елны Шарламадагы туган нигезгә йорт салып башка чыктык, - дип хәтерен яңартты Әнәс абый.
Ә менә Гөлгенә ханым тумышы белән Кама-Исмә-гыйль авылыннан икән. Аның әтисе – Шарлама авылыныкы, урманчы булып эшләгән.
1956 елны гаиләләре бе-лән Шарлама авылына килеп төпләнәләр.
– Мин Яңа Михайловка авылындагы мәктәптә укыдым, ә унынчы сыйныфны Җәлил мәктәбендә бетердем. Тугызынчы сыйныфта укыганда әниебез мәрхүм булды. Шулай итеп без биш ятим бала әби белән бабай карамагына калдык. Мине Нурмый абый колхозда эшкә калдырырга тырышкан иде, мәктәп директоры Сидоров эшкә чакырып алды. Шулай итеп мин интернатта тәрбияче булдым. Аннан инде паспорт алу бәхетенә дә ирештем. Алга таба еллар дәвамында төрле һөнәрләрне үзләштердем – электроцехта да хезмәт куйдым, Җәлилдәге картлар йортында склад мөдире, профком, китапханәче булдым, аннан соң Шарламада кибеттә эшләдем. Әнәс белән 1968 елны Яңа елда очраштык. Ел буе очрашып йөргәч, 1969 елның декабрендә өй-ләнештек. Яшәү дәвамында өч ул тәрбияләп устердек, аларның икесе – игезәкләр. Аллага шөкер, барысы да югары белемле, хәзер сигез оныгыбыз бар, - дип куанычын белдерде Гөлгенә ханым.
Шулай, очы-кырые кү-ренмәгән уйлар диңгезе бөтереп үткәннәргә алып кайта. Күренеп тора, бар гомерләре хезмәттә узган бу кешеләрнең бүгенге тормышлары да көр, бик күркәм. Биек, матур йорт, бакчалары да каралган, җимеш агачлары шау чәчәктә. Әнәс абый үзе инде 18 еллап мәчеттә мулла булып тора.
– Шарламага килгәч сарыгын, үрдәген, казын, күркәсен күпләп асрадык, умарта тоттык. Әле умартаны былтыр гына бетердек. Олыгаябыз. Әнәскә 81 яшь, миңа 76 яшь тула бит быел. Әле шулай да 36 сутый бакчада мәш килеп ятабыз. Менә хәзер балаларның ялдан кайтканнарын көтәбез - бәрәңге утыртырга кирәк. Авыл авылча инде. Тормыш итү тәҗрибәсен яхшы тупладык. Бергә озак тату гомер кичерүнең сере – бер-береңә юл куя белүдә. Элегрәк мин Әнәскә юл куя идем, хәзер инде, киресенчә – ул миңа.
Кайгы-хәсрәтләр дә аз булганмыни? Сабырлык касәләренең мөлдерәмә тулы чаклары да байтак булды инде, - дип искә ала Гөлгенә ханым. Әле шунысы да бар, озакламый Гөлгенә Хәмзә кызы Шәйхетдинованың Шарлама авылы тарихын яктырткан «Гасырлар кичкән авыл» китабы дөнья күрәчәк икән.
- Әлеге вакыйганы түзем-сезлек белән көтәбез инде. Кибеттә эшләгән чорда ук бу эшкә тотынган идем. Ике елга кадәр сугыш ветераннарына багышланган альбомны тутырдым, шәҗәрәләр ясап, тарихи мәгълүматлар белән тулыландырдым. Китап итеп ясарга Рәфыйк абый Әмирханов, Гөлнара Гатауллина, Илдар Әхмәтҗанов бик булыштылар, - диде Гөлгенә Шәйхетдинова. Менә шулай, эшчән һәм булдыклы гына түгел, тарих белән кызыксынучы чын иҗат кешеләре дә булып чыкты әле бу гаилә. Әнәс абыйга һәм Гөлгенә апага сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia