Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә гражданнар кабул итү узды

Барлыгы 10 кешенең мөрәҗәгате каралды.

 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова  гражданнарны кабул итте, Әлмәттә яшәүче ун кешенең мөрәҗәгате каралды.

Барлык гражданнарны игътибар белән тыңладылар һәм мәсьәләләрне карауга муниципалитет администрациясендә җитәкчелек итүче урынбасарларны һәм төрле юнәлештәге башлыклар да җәлеп ителде.

Кайбер мәсьәләләр урында хәл ителде, икенчеләрен хәл итәргә вакыт кирәк. Мөрәҗәгатьләр буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде, алар барысы да контрольгә алынды.

Гражданнарны кабул итү – җирле үзидарә органнары эшенең хакимиятнең халык белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә торган мөһим өлеше.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса