Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Бульвар, җәяүлеләр зонасы яки парк - әлмәтлеләр 2026 елда кайсы территория үсеш алачагын сайлый ала

Әлмәт районында бөтенроссия тавыш бирүенә куелган җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 7 проект тәкъдим ителде.

 

Әлмәт районында 7 проект тәкъдим ителде:

Әлмәт хастаханә шәһәрчеге территориясен үзгәртеп кору, Төзүчеләр пр.,

Әлмәт шәһәре Некрасов урамы буенча бульвар (Совет урамыннан Буденный урамына кадәр),

Түбән Мактаманың Герцен урамы буйлап җәяүлеләр зонасы (Р. Фәхретдин урамыннан Таһиров урамына кадәр),

Әлмәт шәһәре «Шәмсенур» паркы, Гафиятуллин ур.,

Әлмәт шәһәрендәге (реновация) каенлык, Ватанны саклаучылар ур.,

Әлмәт шәһәре Кәләй авылында ял паркы

Сабанчы авылында ял паркы

 Иң күп тавыш җыйган проект «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында федераль ярдәм алачак һәм 2026 елда ук гамәлгә ашырылачак. Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше тавыш бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса