Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

62 яшьлек ханым биш елда 20 млн акча эшләгән

Тумышы белән Удмуртиядән булган 62 яшьлек ханым Чаллыда биш ел буена кешеләрне алдап акча эшләгән.

Ул «Социаль ипотека» һәм «Яшьләр ипотекасы» буенча чиратка куюда, чиратсыз гына торак алуда ярдәм итәм дип кешеләрдән 230 меңнән алып 2 млн сумга кадәр акча алган. Шулай итеп биш ел дәвамында 20 млн сумга якын акча эшләгән. Пенсионер ханым 34 кешене алдаган.

Аны берничә ел элек шундый ук җинаятьләре өчен хөкем иткән булганнар. Әмма яклар килешүе буенча ул җәзадан котылып калган булган.

Хәзер аферистка кешеләргә акчаларын кайтара башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса