Геройлар Аллеясында Әлмәт районының күренекле хезмәтчәннәрен искә алдылар
Чарада 100дән артык кеше катнашты.
Әлмәттә Татарстан нефтенең 60 еллыгын исемендәге паркта урнашкан Геройлар Аллеясында Социалистик Хезмәт Геройларын хөрмәтләү тантанасы узды.
100 дән артык кеше (алар арасында ветераннар, профсоюз, иҗтимагый, яшьләр оешмалары, хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм вәкилләре) шәһәр һәм ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән күренекле хезмәтчәннәрнең бюстларына чәчәк салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia