Әлмәттә «Татнефть» компаниясенең 75 еллыгын билгеләп уздылар
Бәйрәмдә җәмгыять структурасында эшләүче 7 меңнән артык хезмәткәр катнашты.
Әлмәттә данлы тарихы, матур бүгенгесе һәм өметле киләчәге булган «Татнефть» компаниясенең 75 еллыгын билгеләп уздылар
Нефтьчеләрне котларга район башлыклары һәм предприятие җитәкчеләре дә килгән иде. Тантаналы чара Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге Үзәк паркта Социалистик Хезмәт Геройлары бюстларына чәчәкләр салу белән башланып китте. Ленин мәйданы буйлап хезмәт коллективлары һәм хезмәт династияләре узу үзенә күрә аерым бер тарихи вакыйга буларак истә калды. «Татнефть» профсоюзы оештырган бәйгедә җиңеп чыккан «Әлмәтнефть» династияләрен әлмәтлеләр һәм килгән кунаклар аеруча көчле алкышларга күмделәр. Буыннар чылбырын өзмичә, кыйблаларына тугры калган Зиминнар, Илмаировлар, Капитоновлар һәм Исмәгыйлевлар гаиләләре «Татнефть» компаниясенең горурлыгы.
Бәйрәмнең рәсми өлеше «Каракүз» скверында узды. Алып баручылар сәхнәдән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, РФ энергетика министры Сергей Цивилевның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлауларын укыдылар. Нефтьчеләргә котлау сүзләрен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәм «Татнефть» профсоюзы рәисе Рифдар Хәмәдьяровлар да җиткерде. Алар «Татнефть» компаниясенең районның икътисади һәм социаль үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез зур булуын билгеләп үттеләр, хезмәткәрләргә һөнәри осталыклары һәм эшкә тугрылыклары өчен, ә ветераннарга тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерделәр. Юбилей чарасында әлмәтлеләргә чиксез матур концерт һәм күңел ачу программасы да тәкъдим ителде. Бәйрәм һәркемдә онытылмаслык тирән тәэсир калдырды.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia