Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Чернобыль һәлакәте корбаннарын искә алдылар

Әлмәттә дөньякүләм тарихта иң фаҗигале даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 39 ел тулуны билгеләп уздылар.

Митинг елдагыча шәһәрнең «Хәтер» мәйданында узды. Бирегә чернобыльчеләр, афәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, арабыздан вакытсыз киткән якташларыбызның хатыннары, балалары, туганнары, район җитәкчелеге, хәрби комиссариат, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. 

Чыгыш ясаучылар әлеге һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерү гади халык җилкәсенә төшүен, күзгә күренмәс мәкерле дошман белән көрәшкә меңләгән кеше күтәрелүен искә алдылар. Район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова катастрофаны ликвидацияләүдә Әлмәт җирлегеннән 172 ләп кеше катнашканын билгеләп узды. Бүгенге көндә аларның саны 87 гә калган. Әле бит узган елны гына алар 99 иде... 20 елдан артык актив эшчәнлек алып баручы «Чернобыль» берләшмәсенең Әлмәт бүлеге рәисе Роберт Никитин оешманың эшчәнлеге турында сөйләде, инвалидларга ярдәм кулы сузучыларга ихластан рәхмәтен җиткерде. Илебез куйган бурычларны намус белән башкарып чыгучылар өчен шәһәрдә моннан 14 ел элек барлыкка килгән Һәйкәлгә халыкның эзе суынмасын иде дигән теләген дә юллады ул. Митинг азагында арабыздан киткәннәр бер минут тынлык белән искә алынды. Һәйкәл кабат кызыл канәферләргә күмелде.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса