Әлмәт районында махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү дәвам итә
Егетләребезнең махсус хәрби операция зонасына чакырылуларына озакламый өч ел була. Өч ел эчендә күп нәрсә үзгәрде.
Андагы ир-егетләр дә, мондагылар да. Караш та, бәя дә, әзерлек тә, мөнәсәбәт тә. Ләкин бер нәрсә үзгәрешсез - ул егетләргә ярдәм итү.
Шәһәрдә әлеге эшне волонтерлар, студентлар оештырса, авыл җирлекләрендә кайдадыр ветераннар советы, кайда авыл имамнары, җирле үзидарә вәкилләре башлап, оештырып йөри. Ләкин бөтен авыл җирлекләрендә дә бу эш бертигез дәрәҗәдә оештырылган дип әйтеп булмас иде. Кайдадыр бик яхшы, кайдадыр сүлпән. Артык исләре китмәгән авыл җирлекләре дә бар.
Эш уңышлы, нәтиҗәле булсын өчен оста оештыручы кирәк. Кичүчат авыл җирлегендәмахсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм бик оста оештырылган һәм эш актив алып барыла. Әлеге эшнең башында Садриевлар гаиләсе - авылның имамы Мисгать белән Зөбәрҗәт ханымнар тора.
Башта челтәр үрү авыл Мәдәният йортында башланып китә. Тик салкын булганлыктан, эш алга таба мәдрәсә бинасына күчә. Монда инде киң колач белән эшкә тотыналар. Татар авылларына хас булган элеккеге өмәләр рәвешендә авыл уңганнары җыелып, камыр басып, токмач кисәләр, госпиталь өчен урын-җир әйберләре тегәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, сохари киптерәләр. Бүгенге көндә әлеге эшләр системага салынган. Һәр эшнең үз тәртибе. Күпме чимал алып кайтылган, күпме челтәр үрелгән, шәм ясалган, токмач, сохари әзерләнгән - барысы да язылып, теркәп барыла. Хәтта сәркатип тә бар - Рәмзия ханым Рәхимова. Ул көндәлек эшне авыл сайтына куеп, башкаларны таныштырып бара.
Мисгать хәзрәтнең бөтен эш-гамәле уйланылган. Ул алга карап эш итә белә.
- Беркөнне тәрбиячеләре балалар бакчасыннан бер төркем нәниләрне алып килгән. Безнең монда кызлар (хәзрәт авыл апаларын яратып шулай ди) кем токмач кисә, кем камыр баса, берәүләре кипкән сохариларны 5 литрлы шешәләргә тутыра. Челтәр үрүчеләр дә бар. Тиз генә карагач, балалар китәргә дә җыендылар. Мин әйтәм, юк, алай булмый, әйдәгез, чишенегез. Балалар чишенделәр, чәйләр эчердек, сыйладык. Бу апаларның нәрсә эшләгәннәрен күрсәтеп сөйләдек. Алар бит безнең киләчәгебез. Сугышлар бетәр, дөньялар тынычланыр, Алла боерса. Шушы сабыйлар үсеп җиткәч, «Безне кечкенә чакта мәдрәсәгә алып барганнар иде. Анда апалар солдатларга дип шулай эшлиләр иде», дип искә алырлар. Алар белергә тиешләр аны, диде хәзрәт.
Әлмәт районында бары тик Кичүчатта гына сохари әзерләп озаталар. Атнага 2-3 көн җыелалар һәм көненә 40, кайвакытта 80 буханка ипидән сохари әзерлиләр. Аларны 5 литрлы шешәләргә тутыралар. Бу хәрбиләргә бик кирәк. Беренчедән, икмәкнең әле беркайчан да артык булганы юк. Икенчедән, мондый шешәләрдә сакларга уңайлы, өченчедән, сохариларны дроннар ярдәмендә солдатларга җиткерү мөмкинлеге күпкә җиңел.
Оста оештыручы булганда, ярдәмчеләр һәрвакыт була. Кирәк урында аңлатып, кирәк җирдә шаяртып, барысы белән дә уртак тел таба Мисгать хәзрәт. Әйе, сугыш бер көн бетәр. Ир-егетләр әйләнеп кайтырлар, Алла теләсә. Ә бүген исә алар безнең ярдәмгә мохтаҗ.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia