Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар йөри
Транспорт православие зиратларына кадәр йөриячәк.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар йөри
Әлмәттә Радоницага, 29 апрельдә, өстәмә автобуслар йөриячәк. Аларда 5 нче һәм 7 нче православие зиратларына барып җитәргә мөмкин булачак.
Транспорт 7:00 -14:00 сәгатьләрдә ярты сәгать интервал (10:30 -11:30 га кадәр тәнәфес) белән йөриячәк.
Пассажирларны утырту «Автовокзал» тукталышында башкарыла («Корона» сәүдә үзәге янында). Сәфәр 40 сум тора, ташламалы юл йөрү билеты гамәлдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia