Әлмәттә 1 майдан дачаларга җәмәгать транспорты йөри башлый
Быел бакчачылык ширкәтләренә сезонлы маршрутлар буенча пассажирлар йөртү 1 майда башланачак һәм сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Әлмәт транспорт идарәсе 5С һәм 7С маршрутларына хезмәт күрсәтәчәк.
Юл бәясе – 40 сум. Ташламалы проездной гамәлдә.
Хәрәкәт маршрутлары: 5С (сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә)
Автовокзал, Р.Фәхретдин, Военкомат, с/о «Слива», Әлмәт җылылык челтәрләре, Р.Фахретдин, Автовокзал, Сөт комбинаты, ЦПК «Татнефть», Мед. колледж, НГДУ «Ямашнефть», строитель 1, с/о «Ивушка», с/о «Вишня», с/о «Яблочко»;
- кире юнәлештә: с/о «Восточный», Подстанция, Интернациональная, Герцена, Автошкола ДОСААФ, Ломоносов, мәшгульлек үзәге, автовокзал.
Транспортның кузгалып китү вакыты 6:20, 7:00, 7:50, 8:30, 9:20, 10:00, 13:00, 13:40, 14:30, 15:10, 16:00, 16:40.
7С (чәршәмбе, җомга, якшәмбе):
Төзүчеләр проспекты, «Шифа» сәүдә үзәге, үзәк даруханә, үзәк район хастаханәсе, 24нче мәктәп, мкр. Дуслык, вертолет мәйданчыгы, «Черемушка», «Дуслык»е, «Ягодка», «Дубняк», «Нефтяник», «Полевой», «Ромашка», «Яблочный»;
кире юнәлештә: «Облепиха», 8нче мәктәп, ПМК-23, таләп буенча, Петуховка бистәсе, Алсу микрорайоны, «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы, үзәк район хастаханәсе, үзәк даруханә, «Шифа» сәүдә үзәге, Төзүчеләр проспекты.

Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia