Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә «Безнең ишегалды» проекты кысаларында 51 территория яңартылачак

Быел 51 ишегалдын яңарту планлаштырыла.



Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасына старт бирделәр, аның максаты — шәһәр ишегалларын яшәү өчен уңайлырак  итү. Быел беренче объект Тимирязев урамындагы 47 нче йорт ишегалды булган, анда эшчеләр иске асфальтны кырып алганнар инде.

Быел 51 ишегалдын яңарту планлаштырыла: монда юл өслеген алыштырачаклар, яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары төзекләндереләчәк, чүп-чар өчен заманча контейнер зоналары урнаштырылачак.

Әлмәт районында  йомгаклау очрашулары узуын хәбәр иткән идек. Аларда  яңартылган ишегаллары ничек булачагы, төзелеш эшләренең кайчан башланачагы һәм аларны тәмамлау өчен күпме вакыт кирәк булачагы турында сөйләячәкләр. Теләге булган һәркем сораулар бирә һәм үз тәкъдимнәрен кертә ала.

 Татарстанда 2025 елда 63 иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса