Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак

Килүчеләрне эш бирүчеләрнең интерактив мәйданчыклары, укыту семинарлары, мастер-класслар, һөнәри юнәлеш бирү уеннары, тематик очрашулар, шулай ук мәшгульлек хезмәте белгечләре консультацияләре һәм башкалар көтә.

 18 апрельдә «Россия эше» кадрлар үзәге «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабын үткәрәчәк. 

Килүчеләрне эш бирүчеләрнең интерактив мәйданчыклары, укыту семинарлары, мастер-класслар, һөнәри юнәлеш бирү уеннары, тематик очрашулар, шулай ук мәшгульлек хезмәте белгечләре консультацияләре һәм башкалар көтә.

Предприятиеләр белән очрашулар планлаштырылган, анда эш эзләүчеләр үзләре өчен вакансияләрне карый һәм шәһәрнең һәм республиканың әйдәп баручы эш бирүчеләре белән әңгәмә узачак. Оешмалар өчен бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе - үз компанияң турында белдерү, презентация үткәрү, карьера мөмкинлекләре һәм корпоратив культура турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек.

Барлык теләүчеләрне чарада катнашырга чакырабыз: Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 98 йорт («Нефтьче» мәдәният сарае).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса