Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Армиягә барырга теләмәгәннәргә кыен булачак

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.

Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чор дәвамында 200 гә якын әлмәтле армия сафларын тулыландырачак. Армиягә китүчеләр махсус хәрби операциядә катнашмаячак, аларның һәммәсе Россиядә урнашкан хәрби частьларга җибәреләчәк, дип ышандырды Әлмәт шәһәре һәм районының хәрби комиссары Руслан Корников.

«Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Федераль закон нигезендә армиягә алыну яше 18 дән 30 яшькә кадәр, ә хезмәт итү вакыты – 12 ай. Повесткаларны электрон рәвештә һәм кәгазь форматта да җибәрәчәкләр. Чакыру кәгазе алып та хәрби комиссариатка килмәүчеләргә 30000 сум күләмендә штраф яный. Армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр быелдан  машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакытын озайта алмыйлар. Моннан тыш, вакытлыча автомобильне теркәү, кредитлар һәм күчемсез милек белән килешүләр рәсмиләштерү дә мөмкин булмаячак.

Әлмәт җирлегендә эшләп килүче чакырылыш комиссиясе егетләрне үзләренә ихтыяҗдан, сәламәтлеге, белеме, хәрби-учет белгечлеге буенча әзерлеге һәм психологик халәтеннән чыгып, теге яки бу төр гаскәргә җибәрү турында карар кабул итә. Әлбәттә, егетләрнең үзләренең теләге дә исәпкә алына. Балалы, әти-әнисе авыру яки өлкән яшьтә булган егетләр, хәрби хезмәткә чакыру нормалары чигендә, үзләренең яшәү урыны тирәсендәге хәрби частьларга җибәрелә.

Хәрби комиссариат хәбәр иткәнчә, быел да, алдагы еллардагы кебек үк, хәрби частьлар белән шефлык элемтәләрен ныгыту, аларны яшьләр белән тулыландыру эшен дәвам ителәчәк. Әлмәт егетләре Самара өлкәсендә урнашкан шефлыкка алынган ике төп хәрби частькә хезмәт итәргә китә.

Тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы интернет-порталының рәсми сайтында «Военный комиссариат Республики Татарстан» дигән бүлектә танышырга мөмкин. Биредә 1 апрельдән 15 июльгә кадәр «Кайнар линия» эшли башлады.  Анда мөрәҗәгатьләрне эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул итәләр. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса