Татарстан Бакчачылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Илдар улы Дәүләтшин белән әңгәмә
Табигатьтә бүген яз хөкем сөрә. Дача сезоны башланырга да санаулы гына көннәр калып бара.
Бакчачылар помидор-борыч үсентеләрен барлый, яңа планнар кора. Шулай да марттан үз көченә кергән закон нигезендә хуҗалары җир кишәрлекләрен өч ел эчендә кулланырга яраклы хәлгә китерергә тиеш булачак.
Яңалык торак пунктларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан һәм өч ел буе тик яткан, ягъни үзләштерелмәгән җир кишәрлекләре турында бара. «Әгәр җир 2025 елның 1 мартына кадәр сатып алынган булса, исәп әнә шул көннән башланачак, соңрак алынса, килешү төзегән көннән өч ел саныйсы», - дип ачыклык кертте Татарстан Бакчачылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Илдар улы Дәүләтшин. Шушы көннәрдә ул редакциябездә кунакта булып китте.
- Бу, иң беренче чиратта, соңгы өч елда җирне үзләштерүгә бәйле бернинди дә эш башкарылмаган, чүп үлән һәм бакча эшләренә кагылышы булмаган чүп-чар баскан җир кишәрлекләренә кагыла. Биредәге ярым җимерек корылмалар да, мәсәлән, түбәсе яки тәрәзә пыялалары булмаган йорт, җир кишәрлегенең тик яту билгесе булып санала, - диде ул. Гражданлык кодексы нигезендә мондый ташландык кишәрлекләрне тартып алырга да мөмкиннәр. Шуңа күрә дә әлеге вакыт аралыгында тиешле чараларны үтәргә кирәклеген ассызыклады җитәкче.
Нәрсә генә дисәк тә, соңгы вакытларда кешеләр җирнең кадерен белә башладылар. Илебездә барган үзгәрешләр, шул ук санкцияләр һәм кибеттәге азык-төлекнең кыйбатлануы да җиргә, бакчаларга башка күзлектән караш ташларга кирәклеген күрсәтте. Соңгы елларда коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яисә каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү буенча чыгымнар өлешен финанс белән тәэмин итү өчен республика бюджетыннан субсидияләр дә бүлеп бирелә башлады. Әлеге мөмкинлекләрдән «Алнас» бакчачылык ширкәте аеруча нәтиҗәле куллана. «Алнас» бакчачылык ширкәтенең рәисе буларак Руслан Дәүләтшин бу уңайдан зур эш алып бара.
- Бакчачылар һәм ширкәтләр алдында торган четерекле сорауларны хәл итү өчен җиргә милек хуҗасы булу, анда төзелеш, ремонт һәм төзекләндерү алып бару өчен документларны тиешле тәртиптә рәсмиләштерү, урындагы хакимият органнары белән мөнәсәбәтләрне көйләү зарур, - дип саный ул.
Әлмәт җирлегендә элегрәк 118 ләп бакчачылык ширкәте булганлыгы, шуларның алтмышлабы юридик зат буларак теркәлгәне дә билгеле. Бүгенге көндә инде аларның саны шактый кимеп, егермесе генә юридик теркәү узган, башкалары ликвидацияләнгән икән. Берәүләре салым түли алмаган, икенчеләре эшне тулы көчкә тартып алып бара алмаганнар. Эшләрен җиренә җиткереп, актив алып баручы ширкәтләр бармак белән санарлык.
- Безнең «Алнас» ширкәте дәүләтнең су белән тәэмин итү программасында катнашып, 12 миллион сум күләмендә акча алу мөмкинлегенә ия булды. Бакчачылык ширкәте әгъзалары тырышлыгы белән 7 миллионнан артык сум күләмендә акча җыелды. Суүткәргечне төзү эшләре быел 30 апрельгә тәмамланырга тиеш. Шуны да ассызыклап узар идем, барлык ширкәтләр арасында «Алнас» кына дәүләт программаларында актив катнаша, башкаларга кыюлык җитеп бетми кебек. Мисал өчен, «Родник» ширкәте су һәм ут белән тәэмин ителгән, киләчәктә бәлки алар да катнашырлар әле дип ышанып каласы килә. Күп кенә ширкәтләрнең рәисләре пенсия яшендәге кешеләр, алар белән аңлату эшләре алып барабыз. Заманча ритмга күчеп китү, әлбәттә, күбесе өчен бик кыен, ә яшьләр әлеге вазифада эшләргә теләмиләр. Аннан соң членлык взносларын җыю бик авырлык белән бара, бакчачылар түләргә теләмиләр, элемтәгә керергә ашыкмыйлар. Бу позиция дә аңлашылып бетми. Бакчачылык ширкәтләренең эшчәнлеге, нигездә, әгъзалык өчен түләнгән взнос акчалары исәбенә оештырыла бит, - диде Руслан Дәүләтшин.
Әлмәт җирлегендәге бакчачылык ширкәтләренә кагылышлы сораулар булган очракта Руслан Дәүләтшин аларга ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер булуын да белдерде.
- Күп кенә сорауларга юридик киңлектә җавап бирергә туры килә. Әлмәт бакчачылары безнең Ленин урамындагы 1а йорты адресы буенча урнашкан офисыбызга килә алалар. Без бинаның 2 нче катында 2 нче бүлмәдә утырабыз. Иртәнге сәгать сигездән алып кичке бишкә кадәр эшлибез. 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр - төшке ял вакыты. Шимбә, якшәмбе - ял көннәре. Элемтәгә керү өчен телефон - 89179121422, - дип хәбәр итте Руслан Илдар улы.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа