Камилләшергә омтылу уңышка илтә
«Татнефть»тә 39 ел эш стажы булган геолог Расих Шәйдуллин гаиләсе һәм якыннары даирәсендә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Көче һәм энергиясе ташып торган героебыз кызыклы хатирәләрен безнең белән дә бик теләп уртаклашты.
Расих Сәет улы Шәйдуллин һөнәри эшчәнлеген 1974 елда «Сөләйнефть» идарәсендә промысел геологы вазифасында башлап җибәрә. Университетта алган төпле теоретик әзерлеккә ия булуына карамастан, баштарак практик күнекмәләре җитенкерәмәве үзен сиздерә. Тик хезмәттәшләре булышлыгы белән ул инде берничә елдан ышанычлы белгечкә әверелә. 1981 елда Расих Сәетович «Әлмәтнефть» идарәсенә күчә һәм катлам басымын саклау цехының өлкән геологы итеп билгеләнә. Аның кул астында башлыча хатын-кызлар эшли. Алар үзләренә карата игътибарлы мөнәсәбәттә, ярдәмчел булганы өчен җитәкчеләрен хөрмәт итәләр. Юбиляр сөйләвенә караганда, аның производство эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешүендә шул исәптән коллективның бердәм, ышанычлы булуы зур роль уйнаган. ГКШ пакеры ярдәмендә катламнарны туктатып торуның яңа технологиясен эшләве һәм гамәлгә кертүе аның әһәмиятле казанышларыннан берсе булып тора. Шушы эше өчен Расих Шәйдуллин ВДНХның бронза медале белән бүләкләнә. Соңрак, катламнарны эшкәртү системасын камилләштерүе өчен, аны «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале белән бүләклиләр. Остазлык аның хезмәт эшчәнлегендә мөһим урын алып тора. Расих Сәетович үз карамагындагыларда һөнәргә мәхәббәт, производство бурычларын хәл итүдә принципиальлек, һәрдаим камилләшүгә омтылыш һәм теләсә кайсы юнәлештә перспективалар күрә белүчәнлек тәрбияләргә омтылды. Шушы сыйфатлар аркасында аның күп кенә стажерлары бүген «Татнефть»тә һәм башка нефть предприятиеләрендә әйдәп баручы вазифаларны билиләр. Расих Сәетовичның үзенең дә остазлары булган, ул аларны ихлас хөрмәт-ихтирам белән искә ала. Әйтик, «Сөләйнефть»тә баш геолог З. Әхмәтов һәм геология бүлеге начальнигы В. Мехота. «Әлмәтнефть» тә - баш геологлар И. Ткаченко һәм А. Панарин, шулай ук геология бүлекләре начальниклары Л. Манохин, Ю. Колесов һәм В. Таипова. Катлам басымын саклау цехында җитәкчеләр А. Соловьев, В. Сергеев, Н. Гафиуллин һәм А. Ряхов аның остазлары булалар.
- Александр Федорович белән эшләү миңа аеруча рәхәт булды, - ди юбиляр. - Ул талантлы җитәкче һәм грамоталы белгеч, шуның өстенә гаҗәеп яхшы күңелле кеше.
Расих Сәет улы рационализаторлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә, промыселда эшнең яңа алымнарын уйлап таба һәм гамәлгә кертә. Аның цехы төрле конкурсларда күп тапкырлар призлы урыннар яулый. Моннан тыш, ул коллективның җәмәгать тормышында да актив катнаша. Дисциплинар хокук бозуларга кагылышлы мәсьәләләрне карый торган иптәшләр суды рәисе, ирекле халык дружинасы (ДНД) командиры һәм профсоюз комитеты рәисе була, пенсионерларга һәм кыен хәлдә калган хезмәткәрләргә ярдәм оештыру белән шөгыльләнә.
- Коллектив сайлады инде, ә мин баш тартмадым, - дип искә ала ул үзгә бер җылылык хисе белән.
Геолог эше ул вакытларда скважиналарда даими булуны таләп итә, шул исәптән капиталь яки җир асты ремонты үткәргән вакытта төннәрен дә.
- Геологлар ул вакытта компьютерлар артында утырмадылар, ә күп вакытны турыдан-туры скважиналарда үткәрделәр, - дип искә ала ул. - Кайчакта урман буйлап берничә километр араны җәяү үтәргә туры килә иде. Коллективтагы хатын-кызларны борчымас өчен мин төнге чакыруларга үзем чыгарга тырыштым.
Ул заманның техник шартлары хәзергедән шактый аерылып торган шул.
- Нефть чыгару буенча барлык исәп-хисапларны без кулдан эшләдек - башта амбар счетларында, аннары арифмометрда. Соңрак хисаплау машиналары барлыкка килде, - дип искә ала ул, арифмометр тоткасын ничек әйләндергәннәрен ишарәләр белән күрсәтеп.
Расих Сәет улының шәхси тормышы да уңышлы корылган. Хатыны Рәсимә белән алар Бөгелмәдә, ул ТатНИПИнефтьтә эшләгәндә танышалар. Озакламый гаилә коралар. Шәйдуллиннарның ике баласы бар - уллары Ленар шәхси нефть сервисы компаниясендә, ә кызлары Ләйсән «Татнефть» системасында эшли. Биш оныклары әби белән бабай янында еш кунак булалар. Расих Сәет улы умартачылык белән шөгыльләнә, яшелчә бакчаларын карый, скандинавия йөреше белән көн саен берничә километр юл үтә. Моннан тыш, ул гарәп телен өйрәнә, әйтүенә караганда, ул бик катлаулы, әмма ул аны өйрәнүдә камилләшүен дәвам итә.
- Уңыш даими рәвештә белемнәрен арттырырга һәм камилләшергә омтылучыларга килә, - дип киңәш итә ул яшь белгечләргә.
Лилия Шакирова,
Фото Василий Иванов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа