Әлмәтнең берничә йортында лифтларны ремонтлаячаклар
Эшләр капремонт программасы кысаларында башкарылачак.
2025 елда Татарстан хакимияте капиталь ремонт программасын сизелерлек киңәйтергә планлаштыра. Бу хакта ТР төзелеш министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов ТР Дәүләт Советында түгәрәк өстәл вакытында сөйләде.
Максат – гомуми мәйданы 5,9 млн кв. м булган 911 йортта 209 меңнән артык граждан өчен имин һәм уңайлы яшәү шартлары тудыру. Программаны финанслауның гомуми күләме 11,3 млрд сум тәшкил итәчәк. Лифт җиһазларын алыштыруга аерым игътибар бирелә. Әлмәт районын да кертеп, 8 муниципаль берәмлектә 2,5 млрд сумлык 711 лифт алмаштырырга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа