Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә ел башыннан бирле 50дән артык эт тотылган

Хәзерге вакытта эшләр дәвам итә.

2025 ел башыннан Әлмәт районында муниципаль контракт кысаларында 56 караучысыз эт тотылган.

Үсеш департаментының подряд оешмасы этләр  тотуны гуманлы ысуллар белән гамәлгә ашыра. Тотылган этләр вакытлыча тоту пунктына китерелә, анда аларга медицина хезмәтләре комплексы күрсәтелә. Беренче этапта терлекләр 10 көнлек карантин узалар һәм аларга прививка ясыйлар,  аларга стерильләштерү (кастрация) буенча операцияләр үткәрелә.

Хайваннарга операция ясаганнан соң алар  14 көнлек тернәкләнү чоры уза. Федераль законнар нигезендә, мотивлаштырылмаган агрессивлык күрсәтмәгән хайваннар элеккеге яшәү урыннарына җибәрелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, йортсыз этләр генә түгел, ә озатып йөрүче заттан башка гомуми файдаланудагы территориядә булган этләр дә тотылырга тиеш. Үзләре генә йөрүче этләрнең хуҗалары административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Хайваннар саны даими үрчүе һәм миграция аркасында, шулай ук җавапсыз хуҗалар хисабына арта. Бу санга хуҗалы, әмма үзләре генә йөрүче этләрне дә өстәргә була. Нәкъ менә алар, кагыйдә буларак, кешеләргә һәм башка хайваннарга карата ешрак агрессия күрсәтәләр.

Исегезгә төшерәбез, район территориясендә күзәтүчесез калган хайваннар турында үсеш департаментына 8(8553) 31-28-47 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса