Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Һөнәргә тугрылык

«Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов гамәлгә куйган проект кысаларында «Татнефть»нең үсеш тарихын, шулай ук Татарстан нефте башлангычында торган өлкән буынның тормыш-яшәешен киләчәк буыннарга җиткерү өчен миңа нефть компаниясе ветераннары, аларның истәлек-хатирәләре турында берничә язма әзерләргә туры килде.

Шуларның берсе - Россия Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре Марат Сарим улы Әхмәтов турында. Аның күпьеллык намуслы хезмәте мактаулы бүләкләр - II һәм III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, «Хезмәт ветераны» медале, «СССР нефть сәнәгате отличнигы», «Cоциалистик ярышта җиңүче», «Өч бишьеллык ударнигы» билгеләре, «Татнефть» ААҖ, «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән. Портреты күп тапкырлар нефть производ-ствосының Мактау такталарында лаеклы урын алып торды.

...Безнең герой Колшәрип авылында күп балалы гаиләдә туа. Аңа яшь ярым булганда әтисе Ватаныбызны немец илбасарларыннан сакларга фронтка китә. Әниләренең кулында җиде бала кала. Шунлыктан сугыш елларында аңа кечкенәдән үк авыр физик хезмәткә яраклашырга туры килә. Әтиләре фронттан инвалид булып кайтканда малай инде колхозда йөк ташучы булып эшләп, ат көтәргә өйрәнгән була. 16 яшендә ул иң яхшы прицепщик, ә соңрак тракторчы була. Армиядә кече белгечләр әзерләү мәктәбендә укыганда да ул уңышка ирешә, махсус билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә сугышчан әзерлек отличнигы була.

Демобилизацияләнеп, егет туган авылына әйләнеп кайта, ә анда төннәрен тирә-якны факел утлары яктырта. Аны өйдәгеләр шатланып каршы алалар, аеруча күршесе - 1952 елдан «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару трестында нефть ятмаларын үзләштерүче булып эшләүче Әхәт абый Мөхәммәдиев шатлана. Нәкъ менә ул Марат Әхмәтовны кечкенәдән үк еш кына үзе белән 87 нче скважинага төнге дежурлыкка йөртеп, анда нефтьче һөнәренә мәхәббәт тәрбияләгән дә инде. Бу вакытта аксакал Мөхәммәдиев нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшләгән 1 нче нефтепромысел коллективында кадрлар җитмәү үзен сиздерә. Һәм хөрмәтле нефтьче тәкъдиме белән Марат Әхмәтов нефть чыгаручы булу өчен «Әлмәтнефть»нең 1 нче нефтепромыселы коллективына килә.

- Бездә хезмәт җиңелләрдән түгел, шуннан курыкмасаң, коллективыбызга рәхим ит, - ди В.П. Карпунин, егетне нефть чыгару буенча икенче участокка эшкә алганда. Һәм аны данлыклы мастер Виктор Иванович Большаков бригадасына эшкә билгели. Хәрби хезмәт үткән, эшкә ашкынып торучы егетне нефть эше аксакаллары Наил Гарифуллин белән Виктор Бородиннар каршы ала һәм мастер Виктор Большаков белән берлектә аны нефть производствосының бөтен нечкәлекләренә өйрәтәләр. Баштарак һәр ике сәгать саен кыргычны төшерү-күтәртү операцияләрен башкаруны, ә соңрак аны АДУ ярдәмендә күтәртүне үзләштерергә туры килә. Нефть һәм газны трапка һәм үлчәгечкә ике торбадан транспортировкалау вакытында еш кына өзеклекләр килеп чыккалый. Икешәр сменалап эшлиләр, тик барыбер автосуырткыч сафтан чыгу сәбәпле нефть агып чыгулар булып, операторларга шактый гына күңелсезлекләр тудыра. Шуңа күрә аварияле ситуацияләр килеп чыкмасын өчен һәрвакыт уяу булырга туры килә.

Үзләренә ышанып тапшырылган скважиналарның тик торуына юл куймас өчен бригада белән бергә тәүлекләр буена нефть чыгару объектларында булырга туры килгәнен онытырлыкмы соң. Бигрәк тә ул 1964 елда 1 Май бәйрәме көнне 649 нчы скважинада килеп чыккан очракны һич оныта алмый. Шамил Сабиров һәм Виктор Бородин белән бергә алар вахтада булалар. Көтмәгәндә көндез үлчәгеч ягыннан гөрселдәгән тавыш ишетелә. Баксаң, үлчәгечкә килү урынында чуен эшермә шартлаган икән. Кичекмәстән алар объектны уттан өзәләр эретеп ябыштыру агрегатына заказ бирәләр. Бәйрәм көн булганга, техниканы, эретеп ябыштыручыны, тракторчыны озак эзләргә туры килә, ә вакыт бара... Тирә-якта саз, пычрак, юлсызлык. Ниһаять, ДТ-54 белән тракторчы эретеп ябыштыру агрегатын тартып китерә, аны операторлар баткан җирдән чокырдан көч-хәл бҗелән тартып чыгарган булганнар әле. Һәм менә шул вакытта тракторчының эшермәне алып килмәгәнлеге ачыклана. Нәрсә эшләргә дә белмиләр, скважина бит болай да инде ярты көн тик торган. Шулчак Марат Саримович ике чакрым ераклыктагы 2272 нче скважинада үлчәгеч тик торганын искә төшерә, ә анда аларга кирәкле эшермә бар. Ике дә уйламыйча, Шамил Сабиров белән алар шунда юл тоталар, ә Виктор Бородин аварияне ликидиацияләү өчен скважинаны әзерләргә кала. Тездән пычрак ерып, чокырлар аша көч-хәл белән барып җитәләр... Эшермәне салдырганчы, алып кайтып җиткергәнче  күпме вакыт уза. Көн кичкә авыша. Шулай да эш сменасы азагына уртак көчләр белән скважинаны эшләтеп җибәрә алалар. Ни дисәң дә, бу тәүлегенә 218 тонна нефть бирә торган «туендыручы» скважина була шул!

2257 нче скважинада сальник җайланмасы шартлап, кышкы киемнәрдән нефтьтә коенганнарын да яхшы хәтерли героебыз. 1995 нче скважинада иске үрнәктәге аскы сальникның тузган булуы аркасында шундый ук очрак килеп чыга. Нефть фонтаны астында коенып, скважинаны көчкә авызлыклый һәм яба алалар. Ул чакта операторларга вакытлыча бригада мастеры В.И. Большаков урынына калган Ә.Ш. Сафиуллин ярдәмгә килә, ул икенче сменада ашыгыч рәвештә батыру агрегатына заказ бирә һәм шәхсән үзе барлык тузган сальникларны яңаларына алыштырырга булыша.

1974 елның 3 август көнен ул әле хәзер дә шомланып искә ала. Кулалмашы Рафис Мостафин белән бергә алар иртәдән алып 650 нче СПдан биш чакрым ераклыктагы 10054 нче скважинаны җиһазландыруга керешәләр. Яшь кенә экскаватор машинисты бу вакытта ГЗУ-8 белән җыю пункты арасында торба салу өчен траншея казый торган була. Эшкә өйрәнеп җитмәгән егет, белмичә, борыла торган платформа эшләгәндә басымлы нефтьүткәргечтә газ өзгечне вата. Бу урын калкулыктарак булып, түбәндәрәк урнашкан кукуруз басуына тиз арада нефть тарала. Бу очрак турында әле белмәсә  дә, Марат Сарим улы төшке вакытта шушы районда ГЗУ-10 эшен тикшереп кайтырга була һәм үз мотороллерында юл уңаеннан бирегә дә кагыла. Һәм юкка түгел. Шунда ук ул басымның нульдә икәнен ачыклый. Сәбәбен аңлап алгач, нефтепромыселның диспетчерлык хезмәтенә шалтырата. Дежур диспетчер В.И. Ильясова техника да, кешеләр дә юклыгын әйтә. ЦИТСка шалтыратып, авария турында белүләрен ачыклый да, үзе шул урынга ашыга. Ә анда юешләнеп беткән экскаватор машинисты каткан казык сыман, берни аңламыйча траншея янында басып тора. Ничек әле ут капмаган дип гаҗәпләнә М.С. Әхмәтов әле бүген дә. Авыл җитәкчеләре бу хәлдә нәкъ менә оператор, ягъни әлеге объектларга хезмәт күрсәтүче Марат Саримович гаепле дип баралар. Урынга ЦИТС начальнигы И.А. Пупынин килеп җитеп, авариянең сәбәбен аңлатып бирә. Нефть һәм газ чыгару буенча операторны гадел рәвештә яклый. Чак кына гаепсездән гаепле булып калмаган М.С. Әхмәтов аны бүген дә рәхмәт хисләре белән искә ала.

1 нче нефтепромысел коллективында 33 елдан артык эшләү дәверендә Марат Саримович җир казучы да, стропчы да, механик та, электрик та була. Бораулаучы эшен дә үзләштерә. Бар яклап та осталык чарлый. Үзенә ашынап тапшырылган бар эшне дә югары җаваплылык хисе белән башкарып чыга. Бәлки шуңадыр да 1 нче нефтепромысел начальнигы Г.М. Грицишина һәрвакыт аны башкаларга үрнәк итеп куя һәм «ас оператор» дип бәяли. Ә өйдә сирәк булганы өчен хәләл җефете аны «Минем бораулаучы самураем» дип йөртә. Ул күп вакытын производство эшләренә багышлый, хәтта ял көннәрендә дә үз скважиналарын урап кайта. Буш вакыты булганда да өйдә гел нефть производствосы эшләре турында сөйләшәләр. Бер-берсен яратып, тату гына 60 ел бергә гомер кичереп, тормыш иптәге Бәдрикамал Шәймөхәммәтовна белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның җәмгыятькә файдалы булып үсеп җитүләренә, үз эшләренең белгечләре булуларына куанып, ирле-хатынлы Әхмәтовлар бүген 11 онык һәм бер оныкчыкны тәрбияләүдә булышалар. Ә иң зур оныклары Наил Җиңү армиясе сафында бүген Украинада кыю рәвештә Ватаныбыз сагында тора.

Язмабыз герое бүген дә үз коллективының эшләре белән кызыксына, нефть производствосы аякка баскан елларда алар башкарган авыр физик хезмәтнең алдынгы техника ярдәмендә тулысынча автоматлаштырылуына куанып туя алмый. Олуг юбилее алдыннан да аның энергиясе ташып торуына чиксез шатбыз - 9 мартта М.С. Әхмәтов үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны шушы якты гомер бәйрәме белән котлап, чын күңелдән аңа күтәренке рух, яхшы кәеф, гаилә җылысы телибез, ныклы сәламәтлек аңа гомере буена юлдаш булсын.

                                                                                      Луиза Подъячева

                                                                                   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса