Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Бергә без зур көч

Махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм җыю туктаусыз дәвам итә.

Хәрбиләр үзләре  һәм район җитәкчелеге бу изге эшкә өлешен керткән һәрбер кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Узган атнада гына гумконвой 1232 нче, 430 нчы полкларга һәм «Тимер» батальонына исән-имин илтеп җиткерелде.

Чираттагы сәфәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова үзе дә катнашты. Гуманитар ярдәм гадәттәгечә солдатларның үтенече буенча тупланды. Егетләр техника, төрле җиһазлар, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, запчастьлар, генераторлар, медикаментлар, окоп шәмнәре, җылы киемнәр, азык-төлек сорап гозерләрен юллаганнар иде. Хәрбиләр сораган әйберләрне җыюда катнашучыларга һәм кирәк-яракларны исән-имин алып килүчеләргә чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр, Әлмәт җирлегендәге штабларда көне-төне хезмәт куючы  волонтерларга, «Счастливый час» клубына, предприятиеләргә, ветераннарга, депутатларга, 5 нче гимназия, 12 нче мәктәп укучыларына, Эдгар һәм Артем Карапетянга, Ринат Гариповка һәм башка күп кенә фидакарьләргә рәхмәтләрен юлладылар.

Игътибар үзәгендә МХО зонасындагы хәрбиләр генә түгел, ә биредә яшәүче җирле халык та. Бу уңайдан «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте аеруча активлык күрсәтә. Әле күптән түгел Курск өлкәсенә чираттагы 15 нче йөк җибәрелгән иде. Волонтерлар өлкәннәр һәм балалар өчен кием-салым һәм аяк киемнәре юлладылар.

- Без ярдәм итүебезне дәвам итәбез. Сез дә безгә кушылыгыз! Бергә без зур көч! - ди волонтерлар. Шушы көннәрдә «Застава» оешмасы хәрбиләргә кием-салым һәм медикаментлар җыя башлау турында игълан итте.

Бүгенге көндә шәһәр штабларында, авыл мәдәният йортларында эш кайный - халык маскировка челтәрләре үрә, тегә, бәйли, токмач кисә, посылкалар туплый. Әлеге эшкә теләге булган һәркем кушыла ала. Изге Рамазан аенда игелекле, саваплы гамәлләрне күбрәк кылыйк. Бердәм булыйк, бергә булыйк.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса