Әлмәт районында юлларны ремонтлауга 770 миллион тотылачак
Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» проекты кысаларында узачак.
Әлмәт районында төбәк юлларын ремонтлауга 770 миллион сум акча тотылачак. Финанслауны «Тормыш өчен инфраструктура» яңа проекты кысаларында бүлеп бирделәр. Бу хакта Әлмәт администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел юллардагы берничә төп участокны ремонтлау планлаштырыла:
Әлмәт-Азнакай,
Рус Акташы-Кузайкино,
Әлмәт-Мөслим,
Әлмәт-Чупай,
Кузайкино-Нурлат-Дальняя Ивановка.
Шулай ук «Казан — Оренбург» юлы участогы да ремонтланачак, бирегә өлешчә республика бюджетыннан финанслар бүлеп биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа