Әлмәттә алтын туйлар гөрләде
Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә 20 февраль көнне бергә 50 ел яшәгән алтын туй юбилярлары – Михаил Николаевич һәм Татьяна Георгиевна Шатриловлар, Рәхимҗан һәм Роза Нәбиевларны котладылар.
Михаил Николаевич һәм Татьяна Георгиевна туган шәһәрләре Әлмәттә очрашалар. Алар СУ-2 предприятиесендә танышалар. Бер-берсенә карата хисләр уяна, бу хисләр зур мәхәббәткә һәм үзара аңлашуга китерә. 1975 елның 21 февралендә алар туй ясыйлар.
Зур мәхәббәттән 1976 елда уллары Виктор туа.
Яшь гаилә яшьләр юлламасы белән 1986 елда ерак төньяк районына, Ноябрьск шәһәренә китә. Вакыт уза, уллары үсә, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
Төньякта 20 ел эшләгәннән соң, алар лаеклы ялга чыгалар һәм туган шәһәрләре Әлмәткә кайталар.
Кыенлыклар күп була, ләкин алар һәрвакыт бергә булалар, кайгы-шатлыклары да уртак була. Украинада махсус хәрби операция башлангач, уллары Виктор үз теләге белән килә, әти-әнисе аның өчен бик борчылсалар да, аның теләген хуплыйлар.
Хәзер Виктор Михайлович Татарстан Республикасы буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының филиалында эшли, ә әтисе Михаил Николаевич активист, шәһәрнең патриотик чараларында катнаша.
Нәбиев Рәхимҗон Сәми улы һәм Роза Тимерхановнаның яшь гаиләсе 1975 елның 15 февралендә ерак кояшлы Үзбәкстанда никахлаша. Бәхетле никахта ике бала туа. 1976 елда уллары Рифкать, ә 1979 елда кызлары Лариса туа.
Милләтара мөнәсәбәтләр кискенләшү сәбәпле, гаилә Россиягә Түбән Новгород өлкәсенә күченергә мәҗбүр була.
Балалары үскән, улы механика техникумында укыган, армиядә хезмәт иткән, өйләнгән һәм онык бүләк иткән.
Кызлары Түбән Новгород хокук академиясен тәмамлаган, кияүгә чыккан һәм 2 онык бүләк иткән.
Рифкать Рәхимҗонович Украинадагы хәрби операциядә катнаша.
Моннан 50 ел элек ерак 1975 елда алар никахлашу турындагы акт язмасына имза салганнар. Традиция буенча, юбилярларның исемнәре никах юбилярларының елъязмасына язылды. Тантаналы шартларда ир белән хатынга алтын туй уңаеннан юбилей папкасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Фото: Әлмәт ЗАГСы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia