Тотрыклы үсеш юлында
ТР Премьер-министры Алексей Песошин, шәһәр һәм район депутатлары катнашында узган отчет сессиясендә Әлмәт җирлегенең узган елдагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясалды.
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз
Төп доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова чыгыш ясады. Ул иң беренче чиратта сугыш ветераннарына рәхмәт җиткерде. МХО зонасында булган якташларыбызны, аларның гаиләләрен кайгырту бүгенге көндә мөһим бурычларның берсе булуын ассызыклады. Әлмәтлеләрнең хәрби хәрәкәтләр зонасына 23 тапкыр барып, 500 тоннадан артык гуманитар йөк тапшырып кайтканнарын билгеләп узды. 2024 елда «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» гуманитар ярдәм штабы эшендә 7 меңнән артык волонтер катнашуын да бәян итте.
Әлмәт - лидерлар бишлегендә
2024 елда районның төп икътисади күрсәткечләре түбәндәгечә: тулаем эчке продукт - 700 млрд сум (үсеш 7%), төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясе - 1831 млрд сум (үсеш 17%), өстәлгән бәя - 609 млрд сум (үсеш 7%), уртача хезмәт хакы - 90,9 мең сум (үсеш 16%) тәшкил иткән. Хисап елында районда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән сумма миллиардка якынлашкан.
- Әлмәт районы 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның социаль-икътисади үсеш лидерлары бишлегенә керде. Район республиканың сәнәгать җитештерүенең 30% тан артыгын тәэмин итә. Төяп җибәрелгән товарлар, эшләр һәм хезмәтләр күләме 1,83 трлн сумга җитте, бу - төбәктә иң яхшы нәтиҗә булып тора. Кече һәм урта бизнеста 32 меңнән артык кеше мәшгуль. Район территориясендә 73 резидентлы 7 сәнәгать паркы эшли, алар 868 эш урыны булдырган. Маркетплейсларда эшләүче эшмәкәрләр саны 14% ка артып, 2248 гә җитте, - дип таныштырды район башкарма комитеты җитәкчесе.
Гүзәл Хәбетдинова шулай ук Әлмәтне үстерү планы белән таныштырганда икътисадны диверсификацияләү һәм тотрыклылык өчен инвесторлар җәлеп итү, «бөкеләр» проблемасын хәл итү өчен җәмәгать транспортын үстерү, транспорт системасының мөһим өлеше буларак юлларның сыйфатын күтәрү һәм күп балалы гаиләләрнең участокларын юл инфраструктурасы белән тәэмин итү кебек төп бурычларны атап узды.
- Әлмәт көннән-көн үсә, торакның еллык үсеше 2% тәшкил итә. Шулай да шәһәргә яңа объектлар өчен газ һәм су җитми. Өстәмә газ челтәрләре төзү зарур, моның өчен Әлмәтне «Газпром» инвестиция программасына кертү таләп ителә, - дип Премьер-министрга гозерен белдерде Гүзәл Мөдәрис кызы.
«Авырткан» җир
Алга таба район башкарма комитеты җитәкчесе районның иң «авырткан» җире булган торак-коммуналь хуҗалык тармагына тукталды. Бу өлкәдә аерым алганда халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру проблемасын чишү кабыргасы белән тора.
- ТКХ муниципалитет өчен өстенлекле өлкә булып кала. 2024 елда 47 йортка капиталь ремонт ясалды, коммуналь челтәрләрне модернизацияләүнең 500 млн сумлык федераль программасы искергән инфраструктура проблемасын өлешчә генә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Җылылык челтәрләренең, канализация һәм магистраль суүткәргечнең торышы мәсьәләләре ашыгыч рәвештә хәл ителергә тиеш, моның өчен республика ярдәме кирәк, дип басым ясады Гүзәл Хәбетдинова. Сессиядә Әлмәт икътисади зонасын үстерүнең республиканың көньяк-көнчыгышындагы шәһәрләрнең тотрыклылыгы өчен мөһим булуы ассызыкланды. Агломерация ресурсларны һәм белгечләрне нәтиҗәле бүләргә, уртак проектларны гамәлгә ашырырга, транспорт белән барып җитү мөмкинлеген һәм коммуникацияләрне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, бигрәк тә яшьләр өчен.
Авыл халкына ярдәм кирәк
Алексей Песошин Әлмәт районы предприятиеләренең республика икътисадына зур өлеш кертүләрен билгеләп узды. Юллар хуҗалыгы өлкәсендә Алексеевск - Әлмәт трассасын төзеп бетерүнең аеруча мөһим вакыйга булуына басым ясады.
Районда авыл хуҗалыгы үсешенә кагылышлы сораулар да бар. Терлекчелек тармагында күрсәткечләр начар түгел, 1 сыердан савым бүген 24,5 килограмм тәшкил итә - бу республика буенча 10 нчы урын. Алексей Песошин шулай ук кече хуҗалыкларны үстерү буенча активрак эшләргә өндәде.
- Авыл халкына үз хуҗалыкларын үстерүдә, дәүләт ярдәме чараларын алуда ярдәм күрсәтергә кирәк. Сездә кече хуҗалыкларның уңай тәҗрибәсе бар, - диде ул.
Республика Хөкүмәте башлыгы шулай ук җир ресурсларын һәм күчемсез милек объектларын нәтиҗәле файдалануны тәэмин итәргә өндәде. Районда 8 мең 137 га эшкәртелми торган җир һәм 97 хуҗасыз объект кала. Мәгариф өлкәсендә педагогика кадрлары җитмәү мәсьәләсе бар. Бүген Әлмәт районында эшләргә 66 укытучы һәм 61 тәрбияче кирәк. Алексей Песошин ассызыклаганча, мәгариф учреждениеләренә яшь кадрларны җәлеп итү эшен дәвам итү зарур.
Сессия төрле өлкәләрдә хезмәт куючы фидакарь хезмәт ияләренә республика дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.
Резеда Исмәгыйлева
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа