Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында юлларны тәртипкә китерүгә миллиардка якын акча тотканнар

Түләүле автомагистраль төзелешен төгәлләделәр.

Әлмәт районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенча хисап сессиясендә башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова 2024 елда нинди юллар һәм нинди акчаларга ремонтланганы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, барысына да миллиард сумга якын акча киткән.

«Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты буенча «Чаллы – Зәй – Әлмәт» автомобиль юлы  ремонтланган. Шулай ук «Әлмәт – Мөслим»трассасы участогында да эшләр башкарылган. Моннан тыш, «Рус Акташы – Азнакай» автоюлында да капиталь ремонт ясалды. Моңа 428,6 миллион сум сарыф иткәннәр.

Тагын 370 миллион җирле әһәмияттәге авыл һәм шәһәр юлларын ремонтлауга киткән. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән җиде км озынлыктагы 11 урамга вак таш түшәлде. «Алексеевск — Әлмәт» түләүле автомагистрален төзү проектын гамәлгә ашыруны тәмамлау районның транспорт инфраструктурасын үстерүдә мөһим вакыйга булды. Моны чын алга китеш дип атарга мөмкин. Республика шәһәрләре бер — берсенә тагын да якынайды», - дде башкарма комитет җитәкчесе.

Шулай ук 2024 елда аварияләрне кисәтүгә һәм юл-транспорт һәлакәтен киметү чараларына 75 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Фото: ӘМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса