Әлмәттә спорт-уен җиһазларын яңартуга 20 млн. акча тотылган
Төзекләндерү грант ярдәме һәм республика конкурс программасы ярдәмендә мөмкин булды.
2024 елда Әлмәт һәм районның 33 ишегалдында 20 миллион сумга спорт-уен җиһазлары яңартылган. Районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенча хисап сессиясендә башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова хәбәр иткәнчә, бу «Татнефть»нең грант ярдәме, шулай ук «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә»Татарстан конкурс программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Моннан тыш, торак фондын капиталь ремонтлау программасы буенча 2024 елда 47 күп фатирлы йортны тәртипкә китергәннәр. Муниципалитетның аерым игътибар өлкәсе һәрвакыт торак-коммуналь хуҗалык булачак, дип ассызыклады Гүзәл Хәбетдинова.
Фото: ӘМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа