Шинельле мөгаллимнәр
Ул көннәрдән соң 80 кыш, 80 нче яз килә. Сугыш яралары да төзәлгән кебек иде. Без инде сугыш бүтән булмый дип уйлый идек.
Окоплар инде җир белән тигезләнгән, аларны яшел чирәм каплаган, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килгән, блиндажлар чәчәкләр белән капланган иде. Тик сугыш...
- Өч көн, өч төн кайттык. Арабызда курку белмәс хатынкызлар- тәрҗемәчеләр дә, шәфкать туташы да бар иде. Безнең дивизия өчен бу бик кыйммәтле «тел» иде. Ул штаб начальнигы булып чыкты. Серле мәгълүматлар алынды.
Шушы мөһим бурычны үтәгән өчен мине «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләделәр, - дип язып калдырды әтием.
Укытучы фронтта да, окопта да үз һөнәренә тугры калырга тиеш. Ничек сугышырга, төз атарга, дошман тылында үзеңне ничек тотарга һ.б. «Укытучылар безнең өчен һәрвакыт үрнәк, диләр разведчик дусларым», - дип искә ала иде әтием. Яшь разведчикларны ул шулай үз мисалында өйрәтә.
- Днепр тамагында каршы як ярга төнлә йөзеп чыктык. Күпме сугышчылар салкын тиеп егылды, көчләр тигез түгел иде. Дошманга беренче булып атака ясап, уңайлы позицияне биләп торып, дошманның эчкә керүен тоткарладык. Бу сугышта 50 сугышчыбыздан бары 15 калды. Әлеге бәрелештәге күрсәткән батырлык өчен икенче Кызыл Йолдыз ордены бирелде.
Алга һөҗүмгә... Сугышка керергә приказ яңгырады. Алга киттек. Дошман пулялары колак яныннан сызгырып кына үтәләр. Янымда гына бомба шартлады. Аңымны югалтып госпитальгә эләктем. Өч тапкыр яраландым.
Аз гына аякка басуга, әтием яңадан фашистларга каршы тигезсез сугышка ташланган. 1944 елның җәендә сугышчылары белән Неман елгасын кичеп, кыюлык күрсәткәне һәм батырларча сугышканнары өчен әтием Дан ордены белән бүләкләнә.
- Литва җирендә сугышкан вакытта, безне танк өстенә утыртып, дошманга курку (паника) тудыру өчен алып керделәр. Шунда ук разведка, аларның күпме көче урнашканын белергә тиеш идек. Заданиене төгәл үти алдык. Барыбызны да кыюлыгыбыз өчен медаль белән бүләкләделәр һәм командованиенең Рәхмәтен җиткерделәр.
Җиңү зур корбаннар таләп итә. Дошман явыз. Белоруссия сазлыкларында, елгаларны кичкәндә күпме солдат һәлак була. Сугышлар тынып торган арада мөгаллимнәр, политруклар, шагыйрьләр һәм язучылар солдатлар арасында аңлату-тәрбия, киңәш бирү эшләре алып баралар. Алда нык крепость-плацдарм Кенигсберг шәһәре - Көнчыгыш Пруссия. Монда немецларның иң куәтле көче, көчле плацдармы. Минем әтием белән рәттән бу штурм вакытында герой-шагыйрь Фатих Кәрим дә сугышка кергән. Һәм һәлак булган.
Кенигсберг шәһәрен штурмлаганда күрсәткән батырлыгы өчен әтиемә «Батырлык» медале бирелә һәм Башкомандующий, Советлар Союзы маршалы И.В. Сталин тарафыннан Рәхмәт белдерелә.
«Сугышны Балтикка чыгып тора торган Ярти утравында урнашкан Пеллау шәһәрендә тәмамладым.
1945 елның 7 маенда, шушы шәһәрне штурмлаганда аягыма пуля тиде. 9 майда Җиңү шатлыгын дәррәү «Урра» тавышлары белән каршыладык», – дип язып калдырды әтием.
Ә күңелләр һаман яралы... Күпме кайтмаган уллар, кызлар. Ана көтә... Маһирә әбием дә төпчек улын гомере буе көтте. 16 яше тулар-тулмас фронтка киткән Хатыйп абый. «Абыем янына, аңа ярдәмгә, Ватанны сакларга барам», - дип, хәрби комиссариатка бара. Шәкүров Хатыйп Зәки улын батыр, баһадир гәүдәле иде дип искә ала аны белгән авыл кешеләре. Без аның кайда җирләнгәнен белмибез. Кайсы частьта хезмәт иткәнен дә, аның турында берни билгесез... Эзтабарлар, безгә ярдәм итсәгез иде.
Башлангыч сыйныфларда укыткан әнием Рәйсә Сабир кызының бертуган энеләре Хәмзә һәм Зөфәр Гыйззәтуллиннар сугыш җәрәхәтләреннән вафат булдылар. Гыйззәтуллин Дәүләтгәрәй Бөек Җиңүнең 50 еллыгында Мәскәү парадында катнашты.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Һәм бүгенгесен уйлап җан әрни. Кешелек тизрәк тынычлык урнашуын, егетләребезнең исән-имин өйләребезгә кайтуларын көтә.
Клара Хәсәнҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа