Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә

Район җитәкчелеге вәкилләре катнашында узучы мондый чараларны халык аеруча көтеп ала.

Булган проблемаларны уртага салып сөйләшү күпчелек вакытта нәтиҗәле була.

Югары Мактаманың күрсәткечләре дә югары

Традицион отчет җыелышлары узган атнада Югары Мактама һәм Миңлебай авыл җирлекләрендә дә узды. 

Югары Мактама авылы гомер-гомергә үзенең эшлекле, оста куллы, фидакарь кешеләре белән дан тотты. Бүген дә биредә халык матур, тулы тормыш белән яши. Биләмәләр елдан-ел тәртипкә китерелә, төзекләнә генә бара. 2024 елда уздырылган «Районның төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге» бәйгесендә Югары Мактама торак пункты 1 нче урынга лаек булган. Бу бик матур күрсәткеч.

Бүгенге көндә Югары Мактама һәм Туктар авылларында 1143 кеше гомер кичерә. Авыл җирлегендә 490 хуҗалык бар. Биредә балалар бакчасы, мәктәп, китапханә, клуб, мәчет, 4 кибет, медпункт эшли, шәхси эшмәкәр Рөстәм Исламовның стоматология кабинеты да халыкка хезмәт күрсәтә икән. Авыл биләмәләрендә «Союз-Агро» җәмгыяте, «Ак канат», «Сыйфатлы ит» оешмалары, «Интех-Лес» питомнигы, «ОПУ-30» оешмалары эшчәнлек алып бара.

Нәрсә генә дисәк тә, авыл тормышын мал-туар, кош-корттан башка күз алдына китерү кыен. Югары Мактама авыл җирлегендә 350 дән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, аларда 75 тән артык баш мөгезле эре терлек, 17 савым сыеры асрала.

- Мөгезле эре терлекләр үрчетүдән тыш, авылдашларыбыз кошчылык, умартачылык белән дә шөгыльләнәләр, 20 хуҗалыкта кәҗә асрыйлар, берничә кеше ат та тота, - дип хәбәр итте Югары Мактама авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуриев. Алга таба ул мәгариф системасы эшчәнлеген яктыртып узды һәм бу өлкәдә кадрлар җитешмәвенә дә басым ясады.

- Балалар бакчасында барлык уңайлыклар да булдырылган. Ике төркемнән торган балалар бакчасы берләштерелеп, хәзер биредә 25 ләп бала тәрбияләнә. Балалар бакчасы бинасын төзекләндерүгә район бюджетыннан 3 000 000 сум күләмендә ярдәм бүлеп бирелде. Әлеге акчаларга җылыту системалары алмаштырылып, су линияләре һәм канализация мәсьәләләре хәл ителде. Мәктәп тә тулы көченә эшли. Бүгенге көндә биредә барлыгы 84 укучы белем һәм тәрбия ала, аларга 12 укытучы белем бирә. Мәктәп бинасын карап, төзекләндереп торабыз. Әле менә Крупская урамы яклап мәктәп коймасын яңарттык. Бу эштә әти-әниләр үз өлешләрен керттеләр. Әлеге уңайдан Шәйхлисламов Азатка, Минегалиев Рамилгә, Дәүләтгәрәев Русланга, Муллагалиев Ришатка авыл халкы исеменнән рәхмәт җиткерәсем килә, - диде Нияз Тәлгать улы.

Авыл җирлегендә Мәдәният йортын да даими карап, төзекләндереп торалар. Узган елны Хөснетдинов Фәнис һәм Хөсәенов Мидехәт кебек фидакарьләрнең ярдәме белән сәхнә киңәйтелгән. Төзелеш материаллары белән депутат Фикрәт Бакиров ярдәм иткән. Әлбәттә, клубка кагылышлы проблемалар да юк түгел, шуларның иң мөһиме - бина түбәсеннән су үтә. Авыл җирлеге башлыгы бу уңайдан район җитәкчелеге вәкилләреннән ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Үзара салым акчаларын да авыл җирлеге төп проблемаларны чишүгә тотарга тырыша.

- 2024 елгы җыелган салым акчасы 1 072 500 сум тәшкил итте, бу җыелырга тиеш акчаның 68 %ы гына, совет карары нигезендә акчалар су линияләрендәге өзеклекләрне бетерүгә тотылды, юллар да ремонтланды. Узган елны районыбыз бюджетыннан артезиан скважинасы казырга 1 000 000 сум акча бүлеп бирелде. Эшләр уңышлы гына башкарылды, - дип хисап тотты Нияз Нуриев. Башлык авыл җирлеген төзек, каралган итеп тотуда катнашкан җитәкчеләргә, депутатларга, авыл кешеләренә рәхмәт белдерде.

Эштә дә, спортта да тиңнәр юк миңлебайлыларга

Шулай, авыл тормышына төрле яклап ярдәм кулы сузучылар булганда район торак пунктларының киләчәге өметле. Миңлебай авыл җирлегендә дә байтак андый кешеләр. Берәүләр техника белән ярдәм итә, икенчеләре төзү-төзекләндерү өлкәсенә үз өлешен кертә. Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов бу уңайдан депутатларны телгә алды, Марсель Хаҗиевка, Радик Мәүлетбаевка, Олег Нестеровка, Илдус Вафинга, Юрий Афанасьевка, Рөстәм Мифтахетдиновка, Илсур Нуретдиновка, Ренат Сабитовка, Руслан Сәгыйдуллинга рәхмәт җиткерде.

Миңлебай авыл җирлегендә бүгенге көндә 1617 кеше яши. Әлеге авыл спорт сөючеләре белән районда дан тота. Узган елны авыл җирлекләре арасында оештырылган спартакиадада да миңлебайлылар беренче урынны яуладылар. Авыл кешеләре арасында мал тотучылар да бар. Шәхси хуҗалыклардагы 111 баш мөгезле эре терлекнең 59 ы сыерлар, сарык, кәҗә, кош-корт асраучылар да шактый. Хуҗалыкларында дүртәр-бишәр мөгезле эре терлек асраучылардан Равил Бикчуринны, Миннерәсим Хәйбриевны телгә алдылар. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимовның шәхси ярдәмче хуҗалыгында гына да 80 баш мөгезле эре терлек һәм 35 ләп ат асрала икән. Үзенең матур мисалы белән ул күп кенә авыл җирлекләре башлыклары өчен үрнәк булып тора. Шуны да билгеләп узарга кирәк, биредә «ЖКХ-Миннибаево» җәмгыяте дә эшләп килә. Әлеге оешманың ярдәме белән күп кенә көнкүреш проблемалары чишелә.

Авыл халкыннан җыелган үзара салым акчаларына юллар, күперләр ремонтлана, урам яктырткычлары куела. Авыл җирлегендә башкарылган эшләрне санап китсәң - исәбе-хисабы юк, ләкин эшләнергә тиеш булганнары да байтак икән әле. Миңлебай станциясендәге һәм Миңлебай авылындагы юлларга асфальт җәю, Миңлебай авылындагы суүткәргеч торбасын алмаштыру, Речная урамында яңа артезиан скважинасын эшләтеп җибәрү сорала. Быел капремонт программасы буенча ФАПка ремонт ясау, мәктәп ашханәсен ремонтлау да күздә тотыла икән. Илдар Рәхимов район башкарма комитеты җитәкчесеннән Миңлебай станциясендәге мәктәпнең агач тәрәзәләрен пластикка алмаштыруда ярдәм итүләрен сорады. Әлеге мәсьәлә дә вакытында чишелер, балалар уңай шартларда белем алуларын дәвам итәрләр дип ышанып каласы килә.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса