Мәмәт авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Альбина Зиннур кызы Мөхәммәдиева: Хезмәтем бушка китмәгән
Күпләрне бүгенге вәзгыять яшь буынга патриотик тәрбия бирергә кирәклегенә төшендерде, кемнәрнедер этәрде. Кемнәргәдер куштылар.
Ә аңа беркем дә әйтмәде, аңа намусы шулай кушты. Ул шуны тыңлап эшли. Хәзер бит бөтен кешенең эше дә, ашы да интернет челтәрендә күренеп тора.
Үз вакытында Мәмәт авылының яшьләр тормышы спорт белән бәйле иде, бөтен спорт чаралары үткәрелеп, актив рәвештә эш алып барылды. Камил Җәүдәт улы Гыйниятуллин әлеге эшнең үзәгендә кайнап, бөтен күңелен биреп эшләде. Бүген исә Мәмәт авылы балаларының, яшьләренең иҗади тормышы районда гына түгел, республика, Рәсәй киңлекләрендә дә уңай яктан билгеләп үтелә. Чөнки бүген бу эшнең үзәгендә Мәмәт авылы Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Альбина Зиннур кызы Мөхәммәдиева бөтен күңелен биреп эшли.
Күп очракта, авыл яшьләре бик пассив, дияргә яраталар. Яки, анда кызык түгел, аларга шөгыльләнер урын, әйбер юк, диләр. Әкият. Болар буш сүз. Барысы да бар, ә менә эшлим дип, булсын дип йөргән кеше булмавы ихтимал.
Кечкенә генә, туп кебек тәгәрәп кенә йөри торган Альбина ханым менә инде сигез ел Мәмәт авылы Мәдәният йортында балалар тәрбияли. Сәер яңгыраса да, дөресе шулай. Бүген аның янына 21 бала йөри. Шушы вакыт эчендә инде мәктәпне тәмамлап, әниләренең канат астыннан чыгып киткәннәре дә Альбина апалары янына, ул оештырган чараларга йөрүләрен дәвам итәләр, теләп катнашалар.
Мин Мәдәният йортына килеп кергәндә Альбина җиң сызганып 21 февральдә узачак «Хәрби-патриотик җыр фестивале»нә әзерләнеп йөри иде. Инде сәхнә бизәү өчен баннерлар да эшләтеп алган. Нинди акчага эшләттегез соң боларны, дип кызыксынам.
-Үземнең акчага, - ди ул, елмаеп. - Мин бит эшләп торам, эшләгәнгә түлиләр.
Татарда «Әйтми тыңласын, кушмый эшләсен», диләр бит. Альбина Зиннур кызы шуның матур бер үрнәге. Бәлки аның шушылай балаларга патриотик тәрбия эшен алып баруын кемнәрдер вакытында тиешле урында булу дип тә әйтерләр. Ләкин балалар белән әлеге эшне ул инде МХО башланганчы ук киң колач белән җәелдереп җибәрә. Патриотизм бит әле ул кылыч селкеп, мылтык шартлатып, «Урра!» кычкырып чабу түгел. Ул ата-баба нигезен, үзең үскән урамны, авылны, илне яратудан, күршеңә сәлам бирергә өйрәнүдән башлана. Ата-бабаң уйнап үскән уеннардан, чишмә юлын чистартудан, янәшәдәгеләргә чын күңелдән елмая белүдән. Альбина ханым боларның барысын да аңлап эш итә. Эшне дә ул милли йолаларны өйрәнү, аларны кабаттан балалар белән бергә авылдашларына күрсәтүдән башлый. Әлбәттә, боларны авылның өлкәннәреннән сорашырга, китаплардан, интернеттан өйрәнергә кирәк була. Балалар бик теләп тотыналар бу эшкә. Димәк, бөтен хикмәт балаларда кызыксыну, мәхәббәт тудыра алуда.
Эзләнә торгач, Альбина Зиннур кызы Питрәч районында уза торган «Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале турында мәгълүматка тап була. Питрәч районы мәдәният бүлегенә шалтыратып белешә дә балаларны җыр конкурсында катнашырга әзерли. Тырышлыклары бушка китми, аларның чыгышы фестивальдә 3 нче урынга лаек дип табыла. Бу моннан өч ел элек була. Әлеге фестивальнең географиясе шактый киң, Россиянең төрле почмакларыннан киләләр.
Без аннан шулкадәр зур дулкынлану хисләре белән, алдагы елда да катнашабыз дип кайттык. Андагы күренешләрне, хискичерешләрне аңлатып кына бетерә торган түгел. Балалар бит ул сугышны барыбер без белгән кадәр дә белмиләр. Беренче елны Айрат абый Ихсанов алып барды. Ул инде кайтканда ук, икенче елга бөтенебез бергә, палаткалар белән барабыз, дип әйтеп куйды. Һәм узган ел балалар белән тагын да ныграк әзерләнеп, машиналарда ата-аналар белән бергә җыенып чыгып киттек, - дип сөйли Альбина ханым. Аның зур күзләре очкыннар чәчә. Ул шулкадәр дәртләнеп, бирелеп сөйли, андагы күренешләрне күз алдына китереп, балаларның алган тәэсирләрен искә төшереп, ирексездән яңагы буйлап яшьләре тәгәри. Бу юлы алар икенче урынга лаек булалар.
Әйе, шулкадәр баланы башта әзерләү, аннан соң аларны җыеп, җаваплылыкны үз өстеңә алып каядыр алып чыгып китү - үзе зур батырлык.
Әти-әниләребез бик актив безнең. Ихсанов Айрат абый, Минетдинова Чулпан, Каюмовлар - алар бик күпләр. Узган ел баруда палаткалар, казаннар алып барган идек. Бер районнан хәтта мәктәп директоры үзләренең поварларына хәтле алып килгән иде. Тик анда рөхсәт итмәделәр. Без шул мәктәп директоры белән йөгергәләп йөрибез. Шуннан әтиләр урын табып, урман полосасына барып палаткалар корып учакта ашлар пешереп, балалар шул чорны үз күңелләре аша үткәреп кайттылар. Шунда балалар: «Апа, «День Победы» җырындагы «Это праздник со слезами на глазах дигәнне менә хәзер аңладык», дигәннәр иде. Димәк, минем хезмәтем бушка китмәгән, диде ул.
Альбина ханым Татарстаннан читтә туып-үскән кыз буларак, татар мәктәбендә укымаса да, гаиләдә татар телендә аралашып, татар тәрбиясе алып үсә. Ләкин ул үзенең татар телен гади, аралашу теленнән артык китмәгән дип санаса да, бу аңа балаларда туган телгә, милли гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләүгә комачауламый. Телеңне, милләтеңне ярату җаныңда булырга кирәк. Чөнки татар телен камил белеп тә, аңа карата битараф яшәүчеләр аз түгел тирә-ягыбызда.
Мәмәткә килгәч башта кибеттә эшләдем. Татарча сөйләшергә тырышсам да, күбрәк русча киткәндер инде. Мәрхүм, гомер буе балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан Тәзкирә апа кереп: «Син нишләп татарча сөйләшмисең. Безнең авылда татарча сөйләшмәгән кеше эшләргә тиеш түгел», дип ачуланып чыгып киткән иде. Аннан, мин бәби тапканнан соң, күчтәнәчләр, бүләкләр белән безгә килде. Бергәләп чәйләр эчкән идек, дип искә алды ул.
Әле алай гына да түгел, милли бәйрәм-йолаларны күрсәтеп, алар финалга үтеп Кырым Республикасының Феодосия шәһәренә чакыру алалар. Тик бөтен коллективны алып чыгып китәргә Альбина ханымның гына хезмәт хакы җитми. Ә аерым бер баланы гына алып барса, башкалары кимсенеп кала, дип, бармый калалар. Ләкин аларга тиешле Диплом барыбер килеп җитә.
Яхшы хезмәт хакы белән башка районга, югарырак урынга да чакыралар аны. Тик бу хәбәрне ишеткәч әти-әниләр дә, авылдашлары да, балалар да калдырып китмәвен сорыйлар. Һәм ул кала.
Аның канына, җанына ата-бабаларының тарихы белән горурлана белү, туган илгә, Ватанга мәхәббәт тумыштан сеңгән. Чөнки алар нәселендә гомер-гомергә шулай килгән, ир-ат ил саклаган. Бөек Ватан сугышы да, Әфган, Чечен сугышы, инде МХО. Әлеге сугышта Альбина ханымның энесе Альбер Муллин да мәңгелеккә ятып кала.
Ә тормыш дәвам итә. Альбина Зиннур кызы бернинди «Урра!» кычкыруларсыз патриотик тәрбия эшен алып бара. Чиратта ул үткәрә торган «Хәрби-патриотик җыр фестивале». Ул аны үз көче, үз башлангычы, йөрәк кушуы буенча үткәрә. Җирле үзидарә, авылның ветераннар оешмасы бик теләп ярдәм итә, үзләре дә кушыла. Альбина ханым аларга бик рәхмәтле. Тик район күләмендә мәгариф өлкәсенең, мәдәният җитәкчелегенең үз эшен күтәреп алып, аның тагын да зуррак масштабта җәелдерелүен бик тә теләр иде ул. Чөнки узган елгы чарага да Алабуга шәһәреннән кунаклар, катнашучылар килсә дә, Әлмәт шәһәреннән бер генә тәрбия, мәдәният вәкиле әлеге чарага килүне кирәк санамаган.
Быелгысына әле вакыт бар. Урман артындагыны эзләп йөргәнче, борын астыңдагыны күрергә вакыт җиткәндер. Патриотик тәрбияне сүздә түгел, эштә күрсәткәнне күрегез инде сез, «Господа»!..
Белешмә. Альбина Зиннур кызы Мөхәммәдиева Башкортстанда туа. Ул кечкенә чакта гаиләләре Үзбәкстанга күченеп китә. Анда укыганда сәнгать мәктәбенә йөри. 2000 еллар башында аларның гаиләсе Кичүчат авылына күчеп кайта. Читтән торып Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлый. Мәмәт авылы егете Айдар Мөхәммәдиев белән гаилә корып бер кыз үстерәләр.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа