Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ленинград блокадасы - каһарманлык үрнәге

Тарихи хәтерне саклау - киләчәк буыннар алдындагы бурычыбыз.

 

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Бу чыннан да шулай.

Быел без бик әһәмиятле тарихи датаны - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әлеге Җиңү - зур горурлык. Без фронтта һәм тылда җиңү өчен көч куйган ветераннарга бурычлыбыз. Кызганыч, Бөек Җиңүнең тере шаһитлары гына көннән-көн кими бара. Утны-суны кичкән Бөек Ватан сугышы ветераннарының районда дүрт кенә кеше калуы җанны әрнетә.

Бөек Ватан сугышы илебез генә түгел, барлык кешелек дөньясы өчен канкойгыч вакыйга буларак тарихка кереп калды. 1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. 900 көнгә якын камалышта калу Ленинградта яшәүчеләр өчен  иң авыр һәм иң коточкыч көннәр була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.

Кайгы бер генә гаиләне дә читләтеп узмый. Ата-аналар улларын һәм кызларын югалта, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән ачлыктан кырыла. Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатыла. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы «Яшәү юлы». Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына. Ленинград камалышының шаһитлары белән Әлмәт җирлегендә ел да очрашулар үткәрелеп килде. Бүгенге көндә Ленинград блокадасының бар авырлыкларына түзеп, үлемне җиңгән шәхес Әлмәттә берәү генә калды. Бу - Раиса Никоноровна Чернышова. Ленинградка ул әти-әнисе белән бергә 1937 елда күченеп  килә. Аның күз алдында әнисе, абый-апалары ачлыктан үләләр. Соңыннан Раисаны апасы белән бергә Ярославль өлкәсенә балалар йортына алып китәләр. Шулай да ул соңыннан кабат Ленинградка әйләнеп кайта, шунда кулинарлык мәктәбен тәмамлый. Язмыш җилләре аны Әлмәткә алып килә. Биредә Раиса Никоноровна кырык еллап җәмәгать туклануы системасында хезмәт куя. Балачактан күп югалтулар кичергән, кайгы-хәсрәт утында кайнаган әлеге олы йөрәкле ханымга озын гомер һәм сәламәтлек теләп каласы килә.

Еллар дәвамында узган очрашуларда данлыклы әлмәтлеләр - Фәһимә Сафиулла кызы Маннанованың, Мария Степановна Сетрукованың, Виктор Георгиевич Павловның, Рәйсә Зәки кызы Шәйдуллинаның, Валентина Николаевна Соловьеваның Ленинград блокадасы турында сөйләгән хәтер-хатирәләре дә бүген тарихта лаек урын алып тора.

 

Хәлиткеч Сталинград сугышы

2 февраль көнне Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә дә төп-төгәл 81 ел тула. 125 көн дәвамында  барган көрәш барышында каланың һәрбер  урамы һәм һәрбер йорты йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Шәһәр җимерелә, шул ук вакытта дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300 мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә. 1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданнар һәлак була.

Әлеге тарихи вакыйганың шаһитлары булган ветераннар бүген инде арабызда юк. Любовь Ивановна Козлова, Дарья Никифоровна Швец кебек данлыклы шәхесләрнең исемнәре хәтердә кадерләп сакланыр.

2025 ел Президентыбыз тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шуңа күрә Россия гражданнарының, бигрәк тә яшь буынның, үз илебез тарихын өйрәнүе һәм төрле вакытта Ватаныбызны саклаган геройлар истәлеген саклавы бик мөһим. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган һәм бүген дә аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухы алдында баш иябез. Геройларның  батырлыгы һичкайчан онытылмас.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса