Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Питер яшьләре хәтерне шулай яңарталар

Бүгенге вәзгыять тарихка әйләнеп карарга гына түгел, ә гомерләре белән безгә Җиңү яулап биргән бабаларыбыз, бүген МХО зонасында көрәш алып барган ир-егетләр күзлеге аша карарга мәҗбүр итә.

Без Ленинградның фашист блокадасында калуын, андагы халыкның ул мәхшәрне ничек кичерүен, ничек блокададан чыгуын тарихлардан укып белдек. Без аны бүген дә онытмыйбыз. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр карыш җиренә үлем ачысы сеңгән ленинградлылар дәрәҗәсендә аңлап җиткермибездер бәлки. Шуңа да мин бүген яшь буында үткән тарихка хөрмәт, патриотик хисләр тәрбияләү белән шөгыльләнүче танышым, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча Росгвардия Баш идарәсе «БАЛТИКА» ОМОН ветераны, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Николай Лещинскийка мөрәҗәгать итеп, анда бу датаны ничек билгеләп үтүләре белән кызыксындым.

  • Хисләр күп. Һәлак булганнар өчен кайгы хисе дә, шәһәрнең бу кырыс шартларда исән калуына шатлык хисе дә көчле.

Быел яшьләр өчен Бердәм гамәлләр һәм Россия буенча патриотик сәяхәтләр сезоны нәкъ менә 27 гыйнвардан, Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненнән - блокаданың беренче өзелү урыныннан 56 чакрым ераклыкта, Ленинград өлкәсендәге АРМ полигонда чаңгы походы белән башланып китте.

Мин очрашкан һәм шөгыльләнгән егетләр һәм кызлар тарих белән кызыксынучы, үз ата-бабаларын хөрмәт итүчеләр. Алар әлеге вакыйгаларның кешелек һәм шәһәр тарихында нинди урын тотканын, бу вакыйганың шәһәр һәм аның халкы өчен никадәр кыйммәтле булуын аңлыйлар. Бу тарихи датаны киләсе буыннарга җиткерү аларның изге бурычы. Алар шуны үз өсләренә алырга тиеш, - диде ул.

Җиңү дә, хәтер дә, тарих та бүгенге яшьләр кулында. Шуны онытмасак иде.

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса