Шинельле мөгаллимнәр
Ул сугышка мөгаллим булып китте, мөгаллим булып көрәште, гомере буе шинельле мөгаллим булып яшәде.
Сугыш капка какмаган бер генә гаилә дә юктыр. Ул безнең дә капканы каккан.
Мин бу язмамда илебез азатлыгын яклап Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиемнең язган истәлекләреннән файдаланып, аның үзе һәм дуслары, гомумән, сугыш турындагы вакыйгаларны бәян итәргә тырышырмын.
Шушы сугышта минем әтием, әнием, туганнарым үзләрен аямыйча, илебезнең азатлыгы, безгә якты, матур, тыныч тормыш өчен көрәштеләр.
Әтием - Шәкүров Миннәхмәт Зәки улы Яңа Писмән (хәзер Лениногорск районы) Зәй-Каратай авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлап, Бөгелмә педтехникумында, күренекле галимнәр бертуган Туйкиннардан һәм Һади Атласидан белем алырга туры килә. Сугыш башланганчы әтиебез Ютазы районы Таш-Кичү авылында мәктәп мөдире һәм укытучы булып эшли. 1939 елны Кызыл Армия сафларына алына. Шушы елда ук сугыш хәрәкәтләренә эләгә.
Аның укучыларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләү өчен язып калдырган докладыннан.
Шәкүров Миннәхмәт Зәки улы - солдат-разведчик, взвод командиры, сугыштан соң гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлый. Педагог, парторг, политинформатор, агитатор, укытучы һәм мәктәп директоры!
«Мин армиягә сугышка кадәр Кызыл Армия сафларына хезмәткә алынып, Байкал аръягында хезмәт итә башладым. Башта кече командирлар хәзерләү мәктәбендә укыттылар, сержант дәрәҗәсе бирелеп, взвод командиры булып хезмәт итә башладым. Кыска срокларда укуларны дәвам иттек һәм сугыш маневрларына өйрәнүләр үттек. Озак та үтми, Шадринский шәһәренә комиссарлар хәзерли торган училищега җибәрделәр. Укуларны тәмамлауга турыдан-туры сугыш утына, Калинин фронтына китерделәр.
Сугышның төрле фронтларында хәрби операцияләргә әзерләнгәндә, разведчиклар тырышлыгы белән алынган мәгълүматлар бәя биреп бетергесез.
Разведка сугышның иң хәтәр һәм иң кирәкле звеносы. Разведчикка мәгълүматлар туплау гына түгел, кайчагында дошман ягына чыгып, аның җанлы көчен һәм стратегик планнарын ачыклау өчен шактый хәбәрдар булган офицерын «тел» итеп алып кайтырга сугышчан бурыч куела. Монда көчләр ике яклы инде...Тормышың бәрабәренә дә булуы мөмкин.
«Бу эшкә имәндәй таза, арысландай җитез, үткен, төлкедәй хәйләкәр һәм көчле, курку белмәс егетләр, кызларны сайлыйлар иде», - дип сөйли иде әтием. Калинин фронтына җибәрелгәч, әтине разведка командасына алалар. Бераз хәзерлек чаралары үткәч, разведка взводына хәрби бурыч куела: ярты километр чамасы гына төпләнергә җыенган немецларның планнарын белергә. Штаб башлыгы разведка командирын үз янына чакырып, тиз арада кыйммәтле мәгълүматлар һәм «тел» алып кайту бурычы куя. Взвод егетләре берничә көн һәм төн дошман позициясен, мина куелган урыннарны, сакчыларның кайда торуын, кайчан алышынуы, ничә сакчы булуын җентекләп өйрәнәләр. Төнен, чәнечкеле чыбыкны кисеп, тавыш-тынсыз шуышып дошман ягына чыгалар.
Әнә траншея буйлап сакчы солдат ваемсыз гына атлый, разведчикларга шул гына кирәк тә инде.
Тавышсыз-тынсыз аны юк итәләр. Ләкин һәрвакыт алай җиңел генә «тел» алып булмый. Тормышыңа куркыныч янаган очраклар да бик күп була. «Без бер офицерны, ике солдатны алып кайта алдык. Алар командованиегә бик кыйммәтле мәгълүматлар бирделәр».
Әтиемне һәм аның иптәшләрен «За боевую заслугу» медале белән бүләкләгәннәр.
Җиңү җиңел бирелми. Әтиемнең ялкынлы яшьлеге ут эчендә үткән. Аларның частьлары чолганышта кала. Бик күп югалтулар белән чолганыштан чыгалар. Чолганышны кисеп чыга алганнары өчен икенче медаль - «За отвагу»ны ала.
Белоруссия сазлыгында күпме солдат һәлак була. Дошман явыз һәм мәкерле. Төрле яклап, төрле юллар белән безнекеләрне эзәрлекли. Хәтта махсус өйрәтелгән разведка этләре дә безнең якка шуышып килә. Разведчиклар күреп, «йоклаганга сабышырга» дигән боерык бирелә. Сугышчылар тын да алмыйча яталар. Ә этләр артыннан немецлар шуыша... Якынрак җибәреп, безнең сугышчылар һөҗүмгә күчә.
Белоруссия җирендә сугышкан вакытта стратегик һөҗүмгә күчү планы төзү өчен югары чиндагы «тел» кирәк була. Бу хәрби бурыч әтием взводына йөкләнә.
- Бары курку белмәс разведчиклар гына җиңүгә юлны ачты. 1943 елның җәй айлары. Без Бобровский шәһәреннән ерак түгел идек. Безгә бу бурычны үтәү өчен 7 көн вакыт бирелде. 1520 километрлап дошман урнашкан частька кереп, көне-төне дошман хәрәкәтен өйрәнергә, дивизия штабының кайда урнашканын, сакчыларның күпме булуын, кайчан алышынуларын, гомумән, аларның эш тәртибен белдек. Ныклап өйрәнгәч, төнлә, зур чиндагы «тел»не алу бурычын үтәдек. Штаб эченә үтеп, йоклаган генералны уятып, ул аңына килгәнче штабтан алып чыгу бәхетенә ирештек. Рация аша хәбәр биреп өлгердек. Безгә каршы ярдәм җибәрелде. 3 көн, 3 төн кайттык. Арабызда курку белмәс хатын-кызлар - тәрҗемәчеләр дә, шәфкать туташы да бар иде. Безнең дивизия өчен бу бик кыйммәтле «тел» иде. Ул штаб начальнигы булып чыкты. Серле мәгълүматлар алынды.
Шушы мөһим бурычны үтәгән өчен мине «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләделәр, - дип язып калдырды әтием.
Укытучы фронтта да, окопта да үз һөнәренә тугры калырга тиеш. Ничек сугышырга, төз атарга, дошман тылында үзеңне ничек тотарга һ.б. «Укытучылар безнең өчен һәрвакыт үрнәк, диләр разведчик дусларым», - дип искә ала иде әтием. Яшь разведчикларны ул шулай үз мисалында өйрәтә.
- Днепр тамагында каршы як ярга төнлә йөзеп чыктык. Күпме сугышчылар салкын тиеп егылды, көчләр тигез түгел иде. Дошманга беренче булып атака ясап, уңайлы позицияне биләп торып, дошманның эчкә керүен тоткарладык. Бу сугышта 50 сугышчыбыздан бары 15 калды. Әлеге бәрелештәге күрсәткән батырлык өчен икенче «Кызыл Йолдыз» ордены бирелде.
Алга һөҗүмгә... Сугышка керергә приказ яңгырады. Алга киттек. Дошман пулялары колак яныннан сызгырып кына үтәләр. Янымда гына бомба шартлады. Аңымны югалтып госпитальгә эләктем. Өч тапкыр яраландым.
Аз гына аякка басуга, әтием, яңадан фашистларга каршы тигезсез сугышка ташланган. 1944 елның җәендә сугышчылары белән Неман елгасын кичеп, кыюлык күрсәткәне һәм батырларча сугышканнары өчен әтием «Дан» ордены белән бүләкләнә.
(Дәвамы киләсе санда)
Клара Хәсәнҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia