Әлмәтлеләр үзара салым программасында катнаша
Җыелган сумманы республика бюджеты ярдәмендә арттырачаклар.
Әлмәт районының Каськи авылы халкы гражданнар җыены вакытында территорияне тәртипкә китерү өчен 5000әр сум акча җыярга карар кылды. Алар үзара салым программасында катнашачак. Шул рәвешле, Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелгән акча ярдәмендә авылны тәртипкә китерү мөмкин булачак.
"Программаның төп аспектларының берсе-уртак финанслау принцибы. Халык җыйган һәр сумга республика тагын дүрт сум өсти. 2024 елда Әлмәт районы республика бюджетыннан 51,44 миллион сум акча алган",- дип шәрехлиләр җирле администрация матбугат хезмәтендә.
Узган елда җыелган акчалар авыл җирлекләре инфраструктурасын яхшыртуга юнәлдерелгән. Юлларга асфальт җәелде, су белән тәэмин итү һәм яктырту системалары яңартылды. Шулай ук территорияләрне төзекләндерделәр.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа