Гомернең кадерен аңладык
Әфганчылар белән очрашып, аларның Әфганстан белән бәйле истәлекләрен барлаганда әтиемнең кече энесе Рамил абый искә төшә.
Менделеевск районы Бәзәкә авылыннан совет армиясе сафларына алынып, Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәп кайткан иң беренче егет ул. Аның хезмәте Әфган җирендә башланып киткән иң беренче сугыш чорына туры килгән.
Без кечкенә чагында җәйге чорда гаиләбез белән әтинең туган ягы Бәзәкәгә – Сания әбиебез янына кайта идек.
Бакча артында гына җәйрәп яткан Кама елгасында су коенып, балык тотып, уха пешереп яткан чаклар әле дә матур хатирәләр булып саклана. Куе әрәмәлекләрдән авыл халкы бөрлегән, балан җыя. Авыл урамнары иркен, борынгы, тарихи йортлар күп.
Кешеләренең сөйләшүләре, дөресрәге, сөйләм телләре дә ничектер үзен-чәлекле – «абай», «апай» дип, тәмле, йомшак итеп дәшәләр.
Бабабыз Галимҗан бе-лән әбиебез Сания дүрт бала үстергәннәр. Рамил абый – төпчек бала, иң якыны, иң кадерлесе. Аның шулай булганын хәзер генә аңладым. Сания әби олыгайгач аны караучы да, соңгы юлга хөрмәтләп озатучы да шул үзе – Рамил абый булды. Әфган җиренә хезмәт итәргә киткәнен белгәч, әбинең ничек ут йотып торганын әле дә хәтерлим.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 1979 елның 19 октябрендә Рамил абый совет армиясе сафларына алына. Яшьтән үк спорт белән шөгыльләнеп, авыл эшен эшләп чыныгып үскән Рамил Шакиров һава десанты гаскәрләренә эләгә.
Аны Чаллы, Мамадыш, Чистай, Лениногорск егет-ләре белән бергә Ташкент каласы янындагы Азатбаш бистәсенә җибәрәләр. 1980 елның гыйнварында инде алар 56 нчы десант-штурм бригадасы составында Әфганстанга килеп керәләр. Әфган җиренә аяк басып, колоннага тезелеп җәяү барганда дошман уты астына эләгәләр. Рамил абый нәкъ менә шул вакытта үлем белән яшәү арасында булган мизгелләрнең нинди кыска булуын аңлый. Төнне солдатлар арыкта яшеренеп ятып үткәрергә мәҗбүр булалар. Таң аткач юлга кузгалалар һәм Кундуз шәһәре янына килеп урнашалар. Биредә палаткалар коралар, ашарга пешерәләр. Рамил абый 122 мм гаубицалар наводчигы булып хезмәт итә. Аларга Кундуз каласы янындагы аэродромны саклау бурычы куела.
– Безгә, яшь егетләргә, авыл малайларына, чит-ят җирне күзәтүе кызык. Биредәге климат та үзенчәлекле – көндез чыдап булмаслык эссе, ә төнлә суыктан дер калтырыйсың. Кием-салым юешләнә, дымлылыктан хәтта палаткалар да юешләнә. Ул зәһәр дымлылык күп кенә егетләребезнең сәламәтлегенә дә зыян китерде – күбесе ютәлли, чирли башладылар. Соң, без мондый хикмәтне күргән кешеләрмени инде, әле бит аның палаткаларының сыйфаты да әллә кем түгел. Аннан сугышның башланган чагы гына – беркем бернәрсә белми, аңламый. Ашау-эчү белән дә бераз кыенлык-лар кичерергә туры килде, сухпаекка кадәр бетә иде инде. Шуңа күрә дә азыкны экономияләдек, ачлы-туклы яшәгән чаклар да булды. Беренче ярты елны әнигә, якын туганнарга хәбәр бирү, ике арада хат алышу мөмкин булмады. Анда әни нәрсә ки-чергәндер, әйтә алмыйм, лә-кин миңа бу яктан авыр иде, – дип искә ала Рамил абый.
Солдат хезмәте дәвам итә. Язгы чорда тау итәкләрен кып-кызыл мәкләр каплый. Җирле халык белән үзара элемтәләр ныгый.
– Шулай да без аларга бик сак карый идек инде. Шунысы истә калган – сугыш булса да, командирлар солдатларны каты тоталар иде. Тәртип, чисталык тикшерәләр, әле җыр белән строевой смотры да бар иде аның. Ә инде күргән авырлыклар гомернең кадерен белергә өйрәтте, – дип хәтерен яңартты Әфган ветераны.
Хезмәтенең соңгы айларын Рамил Галимҗан улы Шакиров Пакистан чигендә үткәрә. Биредә ул хезмәттәшләре белән бергә чик саклый, Саланг перевалында да булырга туры килә аңа. Хезмәт итү вакыты тәмамланганнан соң, 1981 елның 24 декабрендә ул Дүшәнбе каласына юл ала. Шулай итеп Рамил абый исән-имин туган авылы Бәзәкәгә кайтып төшә.
Аның армиядән кайткач безгә кунакка килгәнен, ишектән матур итеп елмаеп килеп кергәнен, өстәл артында истәлекләрен сөйләп, әти белән озак итеп утырганнарын әле дә хәтерлим. Рамил абый басынкы холыклы, сугыш кыенлыклары аның характерын үзгәртмәде, ул элеккеге шикелле үк ягымлы һәм акыллы булып калды.
Ул хәзер Чаллы шәһәрендә яши. Тормыш иптәше Румия апа белән ике бала үстерделәр. Рамил абыйга һәм аның гаиләсенә исәнлек-саулык, иминлек теләп калам.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа