Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында ветеранны Ленинград блокадасын бетерү уңае белән хөрмәтләделәр

Гүзәл Хәбетдинова әлеге коточкыч вакыйгаларның катнашучысы янына шәхсән үзе барды.

1944 елның 27 гыйнварында 872 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы тәмамлана.

Бүген Әлмәттә вакыйгаларда катнашучыларның берсе - Чернышова Раиса Никоноровна яши.

Раиса Никоноровна 1937 елның 25 ноябрендә Ленинградта туа. Бөек Ватан сугышы алдыннан аның гаиләсе, тыныч тормышка өметләнеп, туганнары янына шәһәргә күченә. Ләкин язмыш башкача була. 1942 елда, шәһәргә ачлык килгәч, аның бөтен гаиләсе һәлак була һәм кыз апасы белән ялгыз кала. Бу аларны Ярославль өлкәсендәге балалар йортына алып килгән озын һәм газаплы юлның башы була.

Сугыш тәмамланганнан соң кыз Ленинградка кайта, анда 1955 елда кулинария училищесында укуын тәмамлый. Тиздән ул Әлмәткә күчеп килә, анда җәмәгать туклануы системасында эшли башлый.

Гүзәл Хәбетдинова шәхсән үзе Рәисә Никоноровнаны котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса