Лаеклы бүләкләр хуҗаларын тапты
«Яраткан газетам» һәм «Иң яхшы почтальон» акцияләренә нәтиҗәләр ясалды.
Интернет, социаль челтәрләр эше никадәр генә алга китмәсен, басма матбугат яшәүдән туктамый һәм туктамаячак. Заманында кино барлыкка килгәч, мондый фикерне театр турында да әйткән булганнар. Күрәсез, ул яши. Газета да яшәүдән туктамый. Чөнки безнең газетаны яздырып алып, көтеп укучыларыбыз бар. Аз булсалар да, аларны халыкка таратучы почта хезмәткәрләре, аерым кешеләр бар.
Быелгы ярты елда аларның тырышлыгы белән газетабызның тиражы 1100 гә җитте. Әлбәттә, бу дөнья шаулатып кычкырырлык булмаса да, милли басма өчен аз түгел.
Узган ел ахырында безнең редакция газетага язылучылар арасында «Яраткан газетам» һәм почтальоннар арасында «Иң яхшы почтальон» акцияләре үткәрде. Анда 2025 елның беренче яртыеллыгына «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталарына язылучылар һәм шуны оештыручы почтальоннар катнашты. Шушы көннәрдә редакциядә алар арасында лотерея уйнатылды һәм җиңүчеләр билгеләнде.
«Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталарына язылучылар арасыннан 9 укучыбыз «Домашний доктор» клиникасына 1000 сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр. Менә алар:
Мөхәммәтов Рөстәм Рәҗәп улы (Нәдер)
Кәлимуллина Ландыш Минзәки кызы (Әлмәт)
Колчина Елена Александровна (Кичү)
Шәрифуллина Алия Әхәт кызы (Әлмәт)
Таһирова Зөлфия Җәмил кызы (Әлмәт)
Вафина Фәния Закуан кызы (Мәмәт)
Исмәгыйлева Рәмзия Хаматгариф кызы (Колшәрип)
Хәсәншина Роза Зәки кызы (Нәдер)
Дундукова Валентина Павловна (Кичү)
Почтальоннар арасында исә 1 нче урынга Галләмова Рима Сирин кызы (Әлмәт -77 данә, 4 мең сумлык сертификат), 2 нче урынга Дәүләтшина Әлфия Минневәли кызы (Кичү - 61 данә, 3 мең сумлык сертификат) һәм 3 нче урынга Вахтерова Людмила Петровна (Әлмәт - 53 данә, 2 мең сумлык сертификат) лаек булдылар. Аларга да «Домашний доктор» клиникасына сертификатлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia