Һәлак булган каһарманнарга - Батырлык ордены
Дәүләт бүләкләре аларның гаиләләренә тапшырылды.
Күп кенә якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнаша, кызганыч, араларында яу кырларында башларын салган әлмәтлеләр дә бар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова МХО зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган каһарманнарның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Батырлык ордены белән үлгәннән соң 8 әлмәтле - Рафаэль Рәшит улы Гатауллин, Антон Александрович Камчатный, Виктор Владимирович Капитонов, Олег Максимович Нахтигаль, Равил Мостафа улы Нигъмәтуллин, Дамир Нил улы Солтанов, Рафаэль Рамил улы Хәсәншин, Роберт Габделбәр улы Шәйдуллин бүләкләнделәр. Без әлеге ир-егетләр белән горурланабыз. Батырларның исемнәре хәтердә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia