Фидакарьлек җиңүне якынайта
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабында бүген дә эш кайный.
Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәм госпитальләрдә дәваланучы сугышчыларга ярдәм күрсәтү эше районда актив дәвам итә.
Биредә урта-махсус һәм югары уку йортлары студентларыннан торган 6000 ләп волонтер хезмәт куя. Алар чиратлап кизү торалар, халыктан кергән гуманитар ярдәмне җыйнап, кирәк-яракларны аерым тартмаларга тәртипләп туплап, чираттагы сәфәргә әзерлиләр. Яшьләр белән эшләүче белгеч Нурания Адамова хәбәр иткәнчә, мобилизация башланганнан бирле бүгенге көнгә кадәр МХО зонасына 490 миллионнан артык сумлык 502, 5 тонна күләмендә гуманитар ярдәм туплап озатылган. Шул рәвешле хәрбиләребез 17 берәмлек техника, 12 броньлы машина, роботлы һәм гусеницалы платформалар, көнкүреш кирәк-яраклары, элемтә чаралары, медикаментлар һәм азык-төлек белән тәэмин ителгән. Гомумән алганда волонтерлар МХО зонасына 38 тапкыр гына гумконвой белән барганнар.
Моннан тыш әлеге фидакарьләр мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итеп торалар, кирәк булганда ишегалларын кардан чистартырга, утын әзерләшергә дә булышалар икән.
Волонтерлар, оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр белән беррәттән авыл җирлекләрендә яшәүче фидакарьләр гуманитар ярдәм җыюда үзләреннән аеруча зур өлеш кертәләр. Социаль челтәрләрдә һәрбер авылның үз төркеме булдырылган – халык шунда аралаша. Торак пунктларның мәдәният йортларында маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре ясау оештырылган. Авыл фидакарьләре солдатларыбызга оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр, киемнәр тегәләр, токмач кисәләр. Аларның эшчәнлеге турында газетабызда даими язып барабыз һәм әлеге эшне быел да дәвам иттерәбез. Ел башы - узган эшләргә исәп-хисап ясау чоры. Без дә авыл җирлекләре фидакарьләренең гуманитар ярдәм әзерләп җибәрүдә башкарылган игелекле гамәлләрнең күләмен күрсәтеп узарга булдык.
Сүзебезне Югары Мактама фидакарьләреннән башлыйбыз. Әлеге авылның изге күңелле кешеләренең тырышлыгы белән МХО зонасына 22 маскировка челтәре үрелеп озатылган. Моннан тыш торак пунктта яшәүчеләр 166 меңнән артык акча җыеп, хәрбиләргә кирәк-яраклар, медикаментлар сатып алып озатканнар. Ерсубайкино авылы фидакарьләре тырышлыгы белән 83 маскировка челтәре үреп тапшырылган, 4 генератор, бензинлы пычкы, буржуй мичләре. 60 мең сумлык медикаментлар, азык-төлек һәм шәхси посылкалар туплап озатылган.
Елховой авылы халкы гомер-гомергә үзенең булдыклы, уңган кешеләре белән дан тотты. Нинди генә эшкә алынсалар да, эшләрен җиренә җиткереп башкара елховойлылар. Әлеге торак пунктта яшәүчеләрнең игелекле хезмәте нәтиҗәсендә МХО зонасына 200 пар оекбаш бәйләп озатылган. Йон оекбашлардан тыш гади һәм термо оекбашлар да хәстәрләп җибәргәннәр алар.
- МХО зонасына 8 тапкыр, Курск халкына 2 тапкыр, Сириягә 1 тапкыр гуманитар ярдәм туплап озаттык. 12 егетебезгә аерым шәхси посылкаларны даими җибәреп торабыз. Әлеге эшкә авыл җирлегендәге бар учреждение-оешма җәлеп ителгән. Маскировка челтәрләрен үзебездә үрмәсәк тә, без аларны сатып алабыз. Гомумән алганда 25 ләп маскировка челтәре МХО зонасына илтеп тапшырылды. Челтәрләрнең үлчәме 3x15. Райпо 35 килограммлы 10 капчык токмач бүлеп бирде. Моннан тыш әле үзебезнең авылыбыз хатын-кызлары басып кискән токмачларны да киптереп, тартмаларгка салып озаттык. Әлеге эшнең тукталганы юк. Ел башланды – димәк, яңадан эшкә керештек, - дип аңлатты Елховой авыл җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин.
Әлмәт авылы җирлегендә дә гуманитар ярдәм әзерләп озату эше актив бара булып чыкты. Биредә авыл фидакарьләре 50 маскировка челтәре үреп тапшырганнар. Моннан тыш башка төр кирәк-яраклар, медикаментлар азык-төлек туплап озатылган.
Югары Акташ авылы волонтерлары исә хәрбиләребезгә душ керү өчен мичкәләр ясап җибәргәннәр, 200 маскировка челтәре үргәннәр. Моннан тыш фидакарьләр генераторлар, башка төр техника-җиһаз, окоп шәмнәре, азык-төлек, кием-салым җибәреп торалар. Шулай, саный китсәң – исәбе-хисабы юк.
- МХО зонасында алгы сызыкта булган балаларыбызга, ирләребезгә, туганнарыбызга, авылдашларыбызга, танышларыбызга алга таба да кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Алар безгә өметләнә. Ә өмет кешене яшәтә, төшенкелеккә бирүдән алып кала. Без хәстәрләп җибәргән кирәк-яракларның исән-имин барып җитүен ишетеп-белешеп торабыз. Күңелебез белән сизенәбез – Җиңү якыная, шуңа күрә дә солдатларыбызның исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуына ышанычыбыз арта гына бара, - ди бертавыштан авыл кешеләре. Районның тынгы белмәс олы йөрәкле фидакарьләре турында газетабызның алдагы саннарында да укып таныша аласыз. Күмәк эш таулар күчерә, диләр. Изге эшкә бердәм кушылыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа