Февраль ахырына Алексеевск-Әлмәт трассасы буенча йөрү түләүле булачак
Автоюл ачылганнан бирле аның буенча 102 меңнән артык транспорт чарасы үткән.
Кыш ахырына Алексеевск – Әлмәт трассасы буенча йөрү түләүле булачак. Бу хакта ТР транспорт министрлыгы хәбәр итә. Хәзерге вакытта түләү алу буенча җиһазларны сынау эксплуатациясе бара, шуңа күрә юл йөрү вакытлыча бушлай.
«Автоюл ачылганнан бирле аның буенча барлыгы 102 436 транспорт чарасы узган. Көн саен йөрүләрнең максималь саны 6 гыйнварда теркәлгән – 6 482 автомобиль», - дип хәбәр итәләр министрлыкта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia