Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Без моңа юл куярга тиеш түгел

14 гыйнвар көнне Россиянең күп кенә төбәкләренә дроннар кабат һөҗүм ясады.

 

Соңгы вакытта куркынычсызлык мәсьәләсе көннән-көн актуальләшә бара.

Узган елның апрелендә а пилотсыз очкычларның Алабуга һәм Түбән Кама объектларына һәм күптән түгел Казанга ясаган һөҗүменнән соң кешеләр иминлеге аеруча алгы планга килеп басты.

14 нче гыйнварда пилотсыз очкычлар һөҗүменә Казан предприятиеләре белән беррәттән Әлмәтнең «Кәләй» нефть кудыру станциясе дә эләкте. Пилотсыз очкычларны вакытында эләктереп, юкка чыгару нәтиҗәсендә бәхетсезлек очраклары булдырылмый калды. Әлмәттә куркынычсызлык режимы булдырылып, өлешчә халыкны эвакуацияләү дә тормышка ашырылды.

Әлмәтнең сәнәгать зонасында, иминлекне тәэмин итү максатыннан чыгып, террорчылыктан саклану чаралары үткәрелде. Барлык ашыгыч хезмәтләр әзерлек режимына куелды.

Куркынычсызлык һәм иминлек чараларын катгыйлатуны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов күптәннән кабыргасы белән куйган иде. Һәр предприятие, һәр участок, һәр муниципалитет үз көче белән иминлек мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш, дип кисәтте.

 

Пилотсыз очкычлардан ничек сакланырга

Игътибар!

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу уңайдан халыкка пилотсыз очкычлардан ничек сакланырга кирәклеге турында инфографика да булдырды. Әлеге киңәшләргә колак салыр вакыт килде.

- Әгәр куркыныч янаган вакытта бина эчендә булсагыз, аскы катка, подвалга яки паркингка төшәргә кирәк. Лифтка утырмагыз, аның туктап калуы ихтимал. Фатирда булганда куркыныч туса, тәрәзәсез урында, «несущий» – калын, ягьни төп диварлар янында урын табыгыз. Бу гадәттә коридор яки ванна бүлмәсе. Идәнгә утырырга, тәрәзәләр  янына килмәскә киңәш ителә. Урамда булсагыз, тиз генә якындагы бинага, җир асты күчеш юлына, паркингларга кереп яшеренергә кирәк. Әгәр дә инде транспортка утырып барасыз икән, аннан тиз генә чыгып, яшеренер урын карагыз. Пилотсыз очкыч һөҗүм иткәннән соң калган детальләргә тимәскә! Корылма булган җирдән ашыгыч рәвештә ераграк китәргә кирәк.

Пилотсыз очкыч күргән очракта кичекмәстән 112 номерына шалтыратып хәбәр итәргә. Операторга үзеңнең исем-фамилияңне һәм пилотсыз очкычны тапкан урынны әйтергә, - дип киңәш итә МЧС хезмәте белгечләре. Аллаһ та «сакланганны саклармын» дигән бит. Заманасы шул - әйләнә-тирәбезгә, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк, кагыйдәләрне төгәл үтик.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса