Әлмәттә киемнәрне фандоматлар кабул итәчәк
Һәрбер кешенең күпмедер киелеп тә, ташларга жәл булган киемнәре бардыр, мөгаен.
Шкафны җыештырган саен килеп чыга тора алар. Аларны чүплеккә чыгарып ыргытырга кул күтәрелми. Ә бит бу киемнәргә кемдер мохтаҗ булырга мөмкин. Әлбәттә «Киемнәргә икенче тормыш» акцияләре Әлмәттә дә еш уздырылып тора. Берәүләр кием-салымны игъланнар аша таратса, авылга, туганнарына, күршеләренә бирүчеләр дә байтак.
Шулай да Әлмәттә Түбән Кама каласындагы кебек кием-салым кабул итү фандоматлары булдыру турында күптән сүз кузгатканнар иде инде. Ниһаять, мондый кирәкле җайланмалар озакламый нефтьчеләр башкаласында да булачагы турында куанычлы хәбәр килеп иреште.
Күпләр белә, Түбән Камада фандоматлар бишәү. Әлеге контейнер-җайланмаларга халык кием-салымнарын китереп сала. Проект «Татнефть» гранты нигезендә булдырылган «Хәер» ярдәм үзәге тарафыннан тормышка ашырыла. Әлбәттә, киемнәрне китердең дә, эше бетте түгел. Аларны кайсы сезонга туры килүенә карап, фасоны, үлчәмнәре буенча араларга да кирәк. Бу нисбәттән волонтерлар ярдәмгә килә. Шуңа күрә фандоматларга әйбер алып килүчеләр һәрбер киемне аерым чиста пакетларга тутырырга тырышалар. Бездә дә шулай булыр дип ышанып калабыз. Фандоматлар урнаштыру сүздә генә калмасын иде дип ышанасы килә.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа