Социаль фонды бүлеге иминият пенсияләрен 7,3 процентка индексацияләү турында искәртте
Татарстанда 7,3 процент индексация нәтиҗәсендә иминият пенсиясенең уртача күләме 23 777 сум булды.
Шулай ук инвалидлык һәм туендыручыны югалту буенча бирелә торган иминият пенсияләре дә артты. Бу хакта Социаль фондның Татарстан буенча бүлекчәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Картлы буенча иминият пенсияләре – пенсияләрнең иң киң таралган төре, Татарстанда аны 1 млн 30 меңнән артык кеше ала. 7,3 процент индексация нәтиҗәсендә республика буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 23 777 сумга артты, әмма бу уртача күрсәткеч», – дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
Арту проценты бөтен кеше өчен дә бер төрле, әмма индексациягә кадәр алынган пенсия суммасына бәйле рәвештә, өстәү зурлыгы һәркем өчен индивидуаль. Гражданнар уңайлылыгы өчен индексация проактив режимда узган.
«Узган индексациянең үзенчәлеге – аның эшләүче пенсионерларга да кагылуы. Арту алдагы барлык индексацияләрне исәпкә алып билгеләнгән пенсия индексациясе суммасына башкарылды һәм эшкә урнашкан 200 меңнән артык пенсионерга кагылды. Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү түләнә торган пенсиягә карата түгел, ә аның билгеләнгән күләменә карата кулланыла, анда хезмәт эшчәнлеге чорына барлык алдагы индексацияләр исәпкә алынган инде», – диделәр матбугат хезмәтендә
Татарстан буенча Россия Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин аңлатканча, индексация эшләүче пенсионер хәзер ала торган сумма дәрәҗәсеннән түгел, ә ул эшләмәгән очракта алырга мөмкин булган суммадан исәпләнә.
«Эштән киткәннән соң, ул үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып яңадан саналган һәм өстәмә арттырылган пенсия алачак», - диде ул.
Мәсәлән, эшләүче пенсионер 2021 елдан бирле 17425 сум пенсия ала. Аның исәп-хисап счетында эшләгән вакытта ясалмый калган индексацияләрне исәпкә алып, 22809 сму пенсия теркәлгән. Пенсиянең зуррак күләме буенча гыйнварда индексация ясалды һәм 1665 сум өстәлде. Пенсионер эштән киткәч, аның пенсиясе, индексация буенча артканнан соң, барлык төшереп калдырылган артулардан чыгып, өстәмә рәвештә арттырылачак һәм 24474 сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, индивидуаль пенсия коэффициенты бәясе һәм иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләме 7,3 процентка арткан. Бер индивидуаль пенсия коэффициентының бәясе 133,05 сумнан 142,76 сумга кадәр, ә иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү күләме – 8134,88 сумнан 8 728,73 сумга кадәр күтәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа